Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Владыко Пармен – Аксубайда

Тәкъва Лазарьне искә алу көнендә Аксубай православие чиркәвендә Чистай һәм Түбән Кама епархиеләренә идарә итүче епископ Пармен булып китте. Бу көнне чиркәүдә бәйрәм хөрмәтенә гыйбадәт кылдылар. Анда Аксубай православие приходлары башлыклары, Нурлат, Чистай, Яңа Чишмә районнарыннан дин тотучылар һәм изге атакайлар катнашты. Литургия вакытында Владыко Пармен безнең чиркәүгә йөрүче дин...

Тәкъва Лазарьне искә алу көнендә Аксубай православие чиркәвендә Чистай һәм Түбән Кама епархиеләренә идарә итүче епископ Пармен булып китте.


Бу көнне чиркәүдә бәйрәм хөрмәтенә гыйбадәт кылдылар. Анда Аксубай православие приходлары башлыклары, Нурлат, Чистай, Яңа Чишмә районнарыннан дин тотучылар һәм изге атакайлар катнашты. Литургия вакытында Владыко Пармен безнең чиркәүгә йөрүче дин әһеле Петр Хлюпотовка хәер-фатихасен бирде, тиздән ул Нурлат районы изге атакае булачак. Бәйрәм гыйбадәтенә Чистайдан килгән чиркәү хоры да кушылды. Әлеге күркәм чарадан соң Владыко барлык дин тотучыларга да изге теләкләрен ирештерде. Епископ Пармен постның соңгы атнасында христиан динен тотучыларга көч-куәт, якынлашып килүче Пасха бәйрәмен шатлык-сөенечтә каршы алуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев