- Без яшь чакта иске паркта бию мәйданчыгы бар иде, без ирем белән шунда таныштык. Музыка безне таныштырды, дияргә була. Бүген исә шәһәрдән кайткан оныкларыбызны алып килдек, дип үз фикерләре белән бүлештеләр Ирина һәм Владимир.
Бәйрәмгә барыннан да бигрәк балалар сөенде - алар тартынып тормадылар, сәхнәгә менеп артистлар белән биеделәр дә, аксубайлыларның яраткан җырчысына әверелгән Тимур Крайнов белән бергә үзләрен "ретро-вокалда" да сынап карадылар.
Нет комментариев