Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ул укытучылар династиясеннән

Аксубай балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенең уку-укыту мөдире Любовь Козлова мәгариф өлкәсендә утыз елдан артык хезмәт куя. Ә узган ел аның өчен үтә үзенчәлекле булды-мәктәп 100.000 сум Грант отты, монда, әлбәттә инде, аның да хезмәт өлеше бар. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки Любовь Николаевна кайда, нинди коллективта гына эшләсә дә, эш,...

Аксубай балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенең уку-укыту мөдире Любовь Козлова мәгариф өлкәсендә утыз елдан артык хезмәт куя.


Ә узган ел аның өчен үтә үзенчәлекле булды-мәктәп 100.000 сум Грант отты, монда, әлбәттә инде, аның да хезмәт өлеше бар. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки Любовь Николаевна кайда, нинди коллективта гына эшләсә дә, эш, һөнәри бурыч аның өчен һәрвакыт беренче планда булды. Бу очраклы да түгел, ул башлангыч һөнәри-техник белем бирү өлкәседә Мактаулы хезмәткәр, педагоглар династиясен дәвам итүче. Бабасы Григорий Федорович Федоров ике тапкыр Бөтенроссия укытучылар съездында катнашкан, 1937 елда аны Калинин шәхси үзе Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкли.
Любовь Николаевнаның ата-анасы да укытучылар. Николай Григорьевич унбиш ел элек бакыйлыкка күчә, ә мәгариф отличнигы, зарялыларның һәм Урмандеево авылы кешеләренең ничәмә-ничә буынына тәрбия биргән Вера Петровнага быел 80 яшь тула.
Аның өлкән апасы Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Анна Горбунова да гомере буена Аксубай башлангыч мәктәбендә балалар укытты. Димәк тормыш иптәшенең вакытсыз вафатыннан соң Любовь Николаевнага ялгызы аякка бастырырга туры килгән балалары-Марина белән Владимирга үрнәк алырлык кешеләр бар. Марина юридик университетны тәмамлаганнан соң сәүдә өлкәсендә эшли, ә улы-Казан шәһәре МВД Үзәк идарәсенең оператив кизү часте хезмәткәре. Алар өчен әниләре-көндәлек тормышта да, хезмәттә дә юл күрсәтүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аксубай балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе Любовь Козлова