Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тәрбия блогының иң яхшы педагоглары

"Ел укытучысы" республика бәйгесенең муниципаль этабы тәмамланды. Соңгы бәйге "Өстәмә белем бирү мөгаллиме", "Педагог-оештыручы", "Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары" номинацияләре буенча үтте. Урында уздырылган бәйгедә катнашуга теләк белдерүчеләр арасыннан 13 кеше сайланды. Аксубай лицеенда хөкемдарлар коллегиясе көн дәвамында конкурсантларга бәя бирде. Оештыру комитеты карарына нигезләнеп бәйге җиңүчеләре булып "Тәрбия эшләре...

"Ел укытучысы" республика бәйгесенең муниципаль этабы тәмамланды.

Соңгы бәйге "Өстәмә белем бирү мөгаллиме", "Педагог-оештыручы", "Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары" номинацияләре буенча үтте.

Урында уздырылган бәйгедә катнашуга теләк белдерүчеләр арасыннан 13 кеше сайланды. Аксубай лицеенда хөкемдарлар коллегиясе көн дәвамында конкурсантларга бәя бирде.

Оештыру комитеты карарына нигезләнеп бәйге җиңүчеләре булып "Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары" номинациясендә Лилия Мясникова (Аксубайның 2 нче мәктәбе), "Педагог-оештыручы" номинациясендә - Светлана Башатова (2 нче мәктәп), "Өстәмә белем бирү педагогы" номинациясендә Наталия Воронина (Кәкре Күл мәктәбе) танылдылар.

Муниципаль этапта "Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары" номинациясендә Аксубайның 3 нче мәктәбеннән Татьяна Семенова һәм Кәкре Күл мәктәбеннән Гөлназ Гыйматдинова, "Педагог-оештыручы" номинациясендә Аксубай лицееннан Анастасия Чернышева һәм Аксубайның 3 нче мәктәбеннән Любовь Дружкова, "Өстәмә белем бирү педагогы" номинациясендә Аксубайның 2 нче мәктәбеннән Геннадий Горбунов һәм Аксубай лицееннан Валерий Павлов җиңүче булдылар.

Номинацияләрдә җиңүчеләр: "Профессиональ эрудиция"дә - Яңа Ибрай мәктәбенең педагог-оештыручысы Рузалия Гелметдинова; "Балалар хәрәкәте программасы"нда - Яңа Тимошкино мәктәбенең педагог-оештыручысы Нина Тербукова; "Педагогик үзенчәлек"тә - Яңа Ибрай мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Альбира Кәбирова; "Мин - оста"да - Савгач мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Вячеслав Ипеев.

Барлык катнашучылар мәгариф бүлегеннән грамоталар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләр Аксубайда март аенда уздырылачак җирле этапка әзерләнәләр. Үткән елда Сөнчәле мәктәбеннән педагог-оештыручы Алексей Калуков "Педагог-остаз" номинациясендә икенче урынны яулап, быелгы бәйге катнашучылары алдына зур бурыч куйды. Аларга уңышлар телик, чөнки алар өстендә зур җаваплылык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев