Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Террорчылык корбаннары истәлегенә

Район мәктәпләрендә "Экстремизмга-юк!" бердәм дәрес үтте. Аксубай лицееның 11 сыйныфында ачык дәрес террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова һәм прокурор урынбасары Лариса Горожанкина катнашында үтте. Дәресне сыйныф җитәкчесе Светлана Пахомова алып барды. Укытучы балаларга террорчылык сүзенең нәрсәне үз эченә алуы, аның төрләре һәм үзеңне ничек тоту кагыйдәләре хакында сөйләде. Дәрес...

Район мәктәпләрендә "Экстремизмга-юк!" бердәм дәрес үтте.

Аксубай лицееның 11 сыйныфында ачык дәрес террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова һәм прокурор урынбасары Лариса Горожанкина катнашында үтте. Дәресне сыйныф җитәкчесе Светлана Пахомова алып барды. Укытучы балаларга террорчылык сүзенең нәрсәне үз эченә алуы, аның төрләре һәм үзеңне ничек тоту кагыйдәләре хакында сөйләде. Дәрес терактлар китереп чыгарган фаҗигале нәтиҗәләрне тасвирлаган слайдлар һәм видеоматериаллар белән үрелеп барды.Чара тәмамлангач, террорчылык корбаннарын искә алып, хәтер шәмнәре кабыздылар, күккә шарлар очырдылар.
Календарьдә матәм көне - ул безнең барыбызга да уяулык күрсәтүнең мөһимлеген һәм җаваплылык турында онытмауны искәртеп тора. Толерантлык һәм үзара хөрмәт кенә террорчылыкның социаль базасы үсешен кисәтү мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев