Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Техникум укытып чыгарган белгечләргә таләп зур

Аксубай универсаль технологияләр техникумында Ачык ишекләр көннәре үтте. Техникумның ниләр белән яшәвен күрер өчен районнан йөзләгән өлкән сыйныф укучысы җыелды. Белем бирү оешмасы иртәнге сәгать сигездән кунакларны кабул итте. Укучыларны барлык кабинетлар, лабораторияләр, спорт һәм тренажер залы белән таныштырып чыктылар. Безнең техникумның җиһазланышына көнләшерлек. Монда белем алу һәм тормыш өчен...

Аксубай универсаль технологияләр техникумында Ачык ишекләр көннәре үтте.
Техникумның ниләр белән яшәвен күрер өчен районнан йөзләгән өлкән сыйныф укучысы җыелды. Белем бирү оешмасы иртәнге сәгать сигездән кунакларны кабул итте. Укучыларны барлык кабинетлар, лабораторияләр, спорт һәм тренажер залы белән таныштырып чыктылар. Безнең техникумның җиһазланышына көнләшерлек. Монда белем алу һәм тормыш өчен уңайлы шартлар тудырылган. Студентлар барлык иҗади, интеллектуаль, спорт бәйгеләрендә катнашалар, Президент стипендияләренә ия булалар.
Җыелучыларны универсаль технологияләр техникумы директоры Фәрхат Аюпов сәламләде.
- Барыгызны да 1 сентябрьдә безгә укырга килергә чакырабыз, - диде ул. - Безнең төп бурыч - инновацион технологияләрне кулланып төп һәм өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыру, хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле гомуми һөнәри компетенцияләр формалаштыру.
Аксубай универсаль технологияләр техникумы чыгарылыш укучыларына хезмәт базарында таләп зур булуын ачык ишекләр көнендә катнашкан инвесторлар да дәлилләделәр. Алар бу техникумда укып чыккан укучыларның үз һөнәрләрендә яхшы белгечләр булуларын, аларның теләсә кайсы техникага идарә итү осталыкларын билгеләп үттеләр. Бу әлеге белем бирү оешмасында укучыларның практика эшчәнлеге яхшы җайга салынганлыгы турында сөйли.
Район башлыгы Камил Гилманов үзенең монда ничек эшләве хакында сөйләде.
- Укытучылар һәм производствога өйрәтү мастерлары коллективы югары һөнәри осталыкка ия булулары белән аерылып торалар, - дип ассызыклады Камил Камал улы. - Аксубай универсаль технологияләр техникумы - районның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать өчен таләп зур булган белгечләр әзерләүче бердәнбер һөнәри белем бирү оешмасы. Чыгарылыш укучыларының күпчелеге авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм җитәкче белгечләр булып хезмәт куялар һәм республиканың авыл хуҗалыгы үсешенә саллы өлеш кертәләр. Авыл хуҗалыгы белгечләре өчен бездә торак шартларын яхшырту буенча программалар эшли, грант ярдәме күрсәтелә. Хөкүмәт яшь фермерларга да йөз белән карый. Укыгыз, районга, республикага, илебезгә файдалы кешеләр булыгыз.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев яхшы белгечләр әзерләгәннәре өчен техникум җитәкчелегенә һәм укытучылар коллективына рәхмәт әйтте.
Техникум студентлары рус, татар, чуаш җырлары һәм биюләре белән бик матур концерт программасы әзерләгәннәр. Ачык ишекләр көне төшке аш табыны артында тәмамланды, чарага килүчеләр техникум ашханәсендә ризыкларны ничек тәмле һәм файдалы итеп әзерләүләренә инандылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев