Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татьяна Дәүләтшина – Ел укытучысы

Аксубайның 3 нче мәктәбендә "Ел укытучысы - 2017" Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабын ябу тантанасы узды. Читтән торып катнашу этабын үтеп, 7 катнашучы 2 көнлек бәйге марафонын үттеләр. Бәйгенең беренче көнендә катнашучылар дәресләр һәм методик семинарлар үткәрделәр. Икенче көнне - мастер-класслар күрсәттеләр һәм укытучылар җыелышы үткәрделәр. Мастер-классларда укытучылар дәресләрдә үзләре кулланган...

Аксубайның 3 нче мәктәбендә "Ел укытучысы - 2017" Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабын ябу тантанасы узды.

Читтән торып катнашу этабын үтеп, 7 катнашучы 2 көнлек бәйге марафонын үттеләр.

Бәйгенең беренче көнендә катнашучылар дәресләр һәм методик семинарлар үткәрделәр. Икенче көнне - мастер-класслар күрсәттеләр һәм укытучылар җыелышы үткәрделәр.

Мастер-классларда укытучылар дәресләрдә үзләре кулланган кызыклы алымнарны һәм ысулларны тәкъдим иттеләр. Барлык катнашучылар һәм тамашачылар үзләренең белем бирү тәҗрибәләрен тулыландырганнардыр дип уйлыйм. Марина Сафронова һәм Гөлнур Сәгыйтова укучыларның эшләрен оештыруда зур ярдәмлек булып торган файдалы интернет-чыганакларны ачтылар. Флера Вафина укучыларда укуга мәхәббәтне арттыруга игътибарны юнәлтте. Ләйсән Мотыйгуллина гаилә кыйммәтләренә нигезләнеп мастер-класс үткәрде. Татьяна Крайнова "Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрү яхшырак" дигән теманы билгеләде. Татьяна Дәүләтшина мастер-классында катнашучылар үзенчәлекле "Дәртле иртә" парфюмын ясадылар. Юлия Дмитриева бурименың (әдәби уен) шигырь язуда иң беренче ярдәмче булуын дәлилләде.

Составында мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм методистлары, шундый ук бәйгенең узган еллар республика этабы җиңүчеләре һәм призерлары, җәмәгатьчелек булган жюри бәйге дәрәҗәсенең һәр елны камилләшүен билгеләп үттеләр.

- Бүген мин мөгаллимнәрне бөтенләй башка яктан күрдем, - дип сөйли ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова. - Бәйгедә катнашу бик авыр хезмәт ул. Барлык катнашучыларны да уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйм.

- Катнашучыларның сәнгате - югары дәрәҗәдә. Социаль мобильле булыгыз, - дип көч бирде үткән елда "Педагог-остаз " республика бәйгесендә җиңү яулаган Алексей Калуков.

- Һәрберебез үзе өчен яңалык тапты монда, шуның өчен мин катнашучыларга рәхмәтле дә, - дип белдерде Аксубай ЦБС директоры Ирина Телешева. - Алдагы этапларда да җиңүләр телим.

- Без осталык бәйрәме, укытучылар иҗаты шаһиты булдык, - дип сөйли Татар Конгрессы вәкиле Энҗе Туктарова.

- Укытучыларның осталык дәрәҗәсе елдан-ел арта гына бара, - дип бәяләде мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина. - Бүген мөмкинлекләрнең тулы хәзинәсе тәкъдим ителде, без, әлбәттә инде, аларны игътибар үзәгенә алачакбыз. Бу хезмәттәшләр белән бүлешкән бәя биреп бетергесез тәҗрибә.

Менә көтеп алынган йомгаклау мизгеле дә килеп җитте. Бәйге үткән ике көн нәтиҗәләре буенча аның җиңүчесе булып 3 нче Аксубай мәктәбенең биология укытучысы Татьяна Дәүләтшина танылды.

Татьяна Владимировна - 16 ел стажы булган укытучы. Аның укучылары республика олимпиадаларында һәм бәйгеләрдә күп тапкыр призлы урыннарны алдылар. Ул үзе дә күп бүләкләр иясе. Иң соңгы уңышларыннан берсе - "Укытучы сәләте" педагогик осталык федераль бәйгедә җиңү.

- "Россиянең ел укытучысы" җиңүчесе чын профессионал булырга, үзенең эшен яратырга һәм аңа гомеренең күп өлешен багышларга тиеш, - дип саный Татьяна Дәүләтшина.

Икенче урынны Аксубай 2 нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Флера Вафина яулады, өченче урынны Кәкре Күл мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Татьяна Крайнова һәм Аксубай лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Сәгыйтова бүлештеләр.

Яңа Ибрай мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ләйсән Мотыйгуллина һәм Иске Тимошкино мәктәбенең инглиз теле укытучысы Марина Сафронова бәйге лауреатлары булдылар.

"Педагогик дебют" номинациясендә җиңү яулаган Юлия Дмитриева 3 нче мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыта.

"Россиянең ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесе төбәк этабының зональ турында Аксубай районын Татьяна Дәүләтшина, Флера Вафина һәм Юлия Дмитриева тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев