Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тату сыйныф серләре

Иң бердәм ата-аналар комитеты - Иске Ибрай мәктәбендә. ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән "Тату сыйныф серләре" ата-аналар комитеты республика бәйгесенең муниципаль этабында нәкъ менә алар җиңү яулады. Бәйгедә барлык төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән ата-аналар комитетлары катнашты. Җирле этапка өч комитет узды. Бәйге өч этаптан торды:...

Иң бердәм ата-аналар комитеты - Иске Ибрай мәктәбендә.

ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән "Тату сыйныф серләре" ата-аналар комитеты республика бәйгесенең муниципаль этабында нәкъ менә алар җиңү яулады. Бәйгедә барлык төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән ата-аналар комитетлары катнашты. Җирле этапка өч комитет узды. Бәйге өч этаптан торды: "Тату сыйныф серләре" күргәзмәсе, визитка һәм "Гаилә һәм мәктәпнең үзара мөнәсәбәте: проблемалар һәм аларга чишелеш табу" проектын яклау.

Составында мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова һәм районның иң яхшы укытучылары булган хөкемдарлар комиссиясе иҗади якын килү, артистлык осталыгы, бердәмлек һәм үзенчәлек кебек сыйфатларга бәя бирде.

Һәр комитет үзенчәлекле була белүдә аерылып торды. Искеибрайлылар спорт тематикасын сайлаганнар. Алар спорт ярышларында яулап алган күпсанлы бүләкләрне алып килеп, аларның бары тик ата-аналарның актив ярдәме белән генә яулануын ассызыкладылар.

Хәзерге вакытта бик популяр булган флеш-моб биюе Аксубайның 3 нче мәктәбе ата-аналар комитеты визиткасының төп үзенчәлеге булды.

Ә искеүзилеләр сыйныфның һәм гаиләнең бердәм эше турында видеофильм төшергәннәр. Алар ата-аналар комитетына әтиләрне дә җәлеп итә алганнар.

Репетицияләр, фотосессияләр, фильм төшерүләр, костюмнар һәм реквизитлар әзерләү кебек мәшәкатьләр артта калды. Җиңүчеләрнең исемнәре аталды.

- Бу бәйге укучыларны, ата-аналарны һәм сыйныф җитәкчеләрен берләштерде, - ди Гөлнур Идиятова. - Ата-аналар комитетының үз эшчәнлегенә ни дәрәҗәдә җаваплы һәм бердәм якын килүе сыйныф коллективындагы мохиттә, ата-аналарның үзара мөнәсәбәтендә, олыларның һәм балаларның аралашуында чагылыш таба.

Бәйге җиңүчесе - Иске Ибрай мәктәбенең ата-аналар комитеты бәйгенең республика этабында Аксубайны тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев