Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сәяхәттән кайттылар

«Тукай эзләре буйлап» традицион республика сәяхәтендә катнашу бәхете быел Иске Ильдеряк һәм Кәкре Күл урта белем бирү мәктәпләре укучылары Татьяна Пикмуллина, Диана Ильмухина һәм Анастасия Копаневага елмайды. Исәп буенча унсигезенче булган, Г.Тукайның тууына 126 ел тулуга һәм пионерлар оешмасының 90 еллыгына багышланган сәяхәттә кызларны үзенең укучылары кебек Мәгариф һәм фән...

«Тукай эзләре буйлап» традицион республика сәяхәтендә катнашу бәхете быел Иске Ильдеряк һәм Кәкре Күл урта белем бирү мәктәпләре укучылары Татьяна Пикмуллина, Диана Ильмухина һәм Анастасия Копаневага елмайды.


Исәп буенча унсигезенче булган, Г.Тукайның тууына 126 ел тулуга һәм пионерлар оешмасының 90 еллыгына багышланган сәяхәттә кызларны үзенең укучылары кебек Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән педагог-оештыручы Ирина Прохорова озата барды.
Төркем Арчаның туган якны өйрәнү музеенда, Кушлавыч авылында Тукаевлар усадьбасында, Кырлайда мемориаль үзәктә булды һәм шулай ук шигърият бәйрәмендә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Г.Тукай «Тукай эзләре буйлап»