Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Соңгы кыңгырау чыңы

Үткән җомгада район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чылтырады. Кемдер өчен ул шатлыклы, кемдер өчен моңлы - быел мәктәпне 263 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый, 407 тугызынчы сыйныф укучысы алдына мәктәптә белем алуны дәвам итәргәме, әллә башлангыч һөнәри белем бирү баскычын сайларгамы дигән сорау килеп баса. Мәктәп формасы кигән, чәчләренә ак бантлар таккан,...

Үткән җомгада район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чылтырады.


Кемдер өчен ул шатлыклы, кемдер өчен моңлы - быел мәктәпне 263 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый, 407 тугызынчы сыйныф укучысы алдына мәктәптә белем алуны дәвам итәргәме, әллә башлангыч һөнәри белем бирү баскычын сайларгамы дигән сорау килеп баса.
Мәктәп формасы кигән, чәчләренә ак бантлар таккан, кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан чыгарылыш укучылары тантаналы линейкада чыгыш ясаучыларның һәр сүзен игътибар белән тыңлап, бала - чаклары белән хушлашып, олы юлга аяк баскан зур кешеләр булып басып тордылар. Бу көнне мәктәп директорлары, укытучылар, муниципалитет, район мәгариф бүлеге вәкилләре тарафыннан алар адресына бик күп изге теләкләр яңгырады.
Район башлыгы Камил Гилманов һәм мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гөлнур Идиятова районның ике мәктәбендә - 3 нче Аксубай урта мәктәбендә һәм Аксубай лицеенда булдылар.
Район башлыгы чыгарылыш укучыларын котлап, районның белем бирү учреждениеләренә бүген муниципаль, республика һәм федераль власть тарафыннан төрлечә ярдәм күрсәтелә, дип билгеләп үтте. Җәйге чорда мәктәпләрне капитал ремонтлау кысаларында районның дүрт мәктәбендә - Аксубай лицеенда, Иске Тимошкино урта мәктәбендә, Иске Татар Адәмсуы төп мәктәбендә, Тахталы төп мәктәбендә ремонт эшләре башланган һәм дәвам итә. Моннан тыш, Камил Камалович вәгъдә иткәнчә, районның өстәмә керемнәре хисабына 3 нче Аксубай урта мәктәбе һәм район үзәгендәге "Радуга" балалар бакчасының түбәсе ремонтланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев