Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сере–укытучылар коллективында

Академик Николай Савруков исемен йөрткән Сөнчәле урта мәктәбенә соңгы вакытта кунакларны, гадәттәгедән ешрак кабул итәргә туры килә. Соңгы айда гына да монда Саба һәм күрше Нурлат районнарыннан ике делегация булып киткән. Мәктәп үзенең республика дәрәҗәсендә танылуына, беренче чиратта, электрон белем бирү Программасы белән бергә, аңа "алтын дәрәҗә" исмен алу нәтиҗәсен...

Академик Николай Савруков исемен йөрткән Сөнчәле урта мәктәбенә соңгы вакытта кунакларны, гадәттәгедән ешрак кабул итәргә туры килә.


Соңгы айда гына да монда Саба һәм күрше Нурлат районнарыннан ике делегация булып киткән.
Мәктәп үзенең республика дәрәҗәсендә танылуына, беренче чиратта, электрон белем бирү Программасы белән бергә, аңа "алтын дәрәҗә" исмен алу нәтиҗәсен биргән сәламәтлек саклау технологияләрен кертү белән дә бурычлы. Мәктәпнең спорт, бигрәк тә милли көрәш, самбо буенча казанышлары республикада игътибарсыз кала алмады. Өстәмә белем бирү педагогы Александр Скворцов укучылары республика, хәтта Бөтенрәсәй ярышларында да үз осталыкларын торган саен ешрак исбатлыйлар.
Ә инглиз теле укытучысы Гөлнара Сәйфуллина Мәскәүдә үткән Халыкара конференция трибунасыннан үзенең эш тәҗрибәсен презентацияләп чыгыш ясады. Аның "Авыл мәктәбе практикасына яңа белем бирү стандартларын кертү" темасы буенча чыгышы, укытучы-галимнәр чыгышы белән бергә, педагогик идеялар җыентыгында урын алачак.
"Мин үткәргән иң яхшы дәрес" конкурсының республика туры җиңүчесе математика укытучысы Наталья Крюкова февраль азагында гына Мәскәүдә булып үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Районның сигез укытучысы белән бергә "Ел укытучысы" конкурсы финалына чыккан география укытучысы Марина Иванова "Иң яхшы дәрес" номинациясендә призер булды. Педагог-оештыручы Вера Уканеева җитәкләгән "Жемчужина" балалар фольклор ансамбле дә мәктәпне район чикләрендә танытуга ярдәм итте.
Педагоглар коллективы җитәкчесе Алексей Калуков сүзләренә караганда, мәктәпнең уңышларга ирешүдәге төп сере, анда хөкем сөргән үзара аңлашу һәм үзара ярдәм атмосферасына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сөнчәле урта мәктәбе