Сайларга вакыт
Мәгариф

Сайларга вакыт

Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларына агымдагы елның Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшыру мөһим. Анда укучыларга нинди фәннәр буенча имтихан тапшырырга планлаштыралар, шуларны күрсәтергә кирәк. Рус теле һәм математика - мәҗбүри тапшырылырга тиешле фәннәр, калганнары сайлап алына һәм югары белем йортына укырга керүдә юллама булып тора. Быелгы чыгарылыш...

Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларына агымдагы елның Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшыру мөһим.

Анда укучыларга нинди фәннәр буенча имтихан тапшырырга планлаштыралар, шуларны күрсәтергә кирәк. Рус теле һәм математика - мәҗбүри тапшырылырга тиешле фәннәр, калганнары сайлап алына һәм югары белем йортына укырга керүдә юллама булып тора.

Быелгы чыгарылыш укучылары - белем алу урыны буенча, үткән еллар чыгарылыш укучылары Аксубай, Романов урамы, 1 йорт адресы буенча район мәгариф бүлегенә гариза тапшыралар. Белгысы елда кертелгән яңалык - үткән еллардагы чыгарылыш укучылары БДИны Казан шәһәрендә тапшырачаклар.

1 февральдән соң гаризалар бары тик дәүләт имтиханлаштыру комиссиясе карары буенча гариза тапшыручының нигезле сәбәпләре булганда гына һәм имтиханнар башланганчы ике атна алдан кабул ителә ала.

Фото: 2017god.com


Нет комментариев