Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Россиянең бөек улы”

Шул көннәрдә 3 нче Аксубай урта мәктәбендә күренекле рус галиме Михаил Ломоносовның тууына 300 ел тулуга багышланган әдәби кичә үткәрелде. Мәктәп китапханәсе әлеге күренекле шәхеснең эшчәнлеге белән кызыксынган өлкән һәм башлангыч сыйныф укучыларын үзенә жыйды. Бер сүз белән әйткәндә, буш урыннар юк иде. Әдәби кичәне китапханәче Фәридә Фәизова ачты. Ул...

Шул көннәрдә 3 нче Аксубай урта мәктәбендә күренекле рус галиме Михаил Ломоносовның тууына 300 ел тулуга багышланган әдәби кичә үткәрелде.


Мәктәп китапханәсе әлеге күренекле шәхеснең эшчәнлеге белән кызыксынган өлкән һәм башлангыч сыйныф укучыларын үзенә жыйды. Бер сүз белән әйткәндә, буш урыннар юк иде. Әдәби кичәне китапханәче Фәридә Фәизова ачты. Ул әлеге бөек шәхеснең фән, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә урын алган билгеләнешенә кыскача тукталды.
Тугызынчы сыйныф укучылары "Ломоносов турында" дип аталган тамаша белән чыгыш ясадылар. Балалар шулай ук укытучылар - Валентина Селезнева, Зинаида Козлова, Екатерина Пензенцева, Наталья Купорова һәм Елена Селиванованың галимнең белем бирүнең төрле тармакларындагы бөек ачышлары турында сөйләүләрен кызыксынып тыңладылар. Фәридә Фәизова хәзерләгән фотографияләр һәм материаллар проекторыннан файдалану легендар шәхеснең ул вакытта Россиядә фән үсешен ни дәрәҗәдә алга җибәрүен ачыграк күзалларга ярдәм итте.
Әдәби кичәдә моңа кадәр үткәрелгән "Фән адымнары" конкурс-уенына йомгак ясалды. Жюри һәм үзәкләштерелгән китапханә җитәкчелеге әлеге интеллектуаль конкурс призерларына һәм иң яхшы шигырь укучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев