Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Россия патриотлары арасында

Казан Кремленең "Манеж" күргәзмәләр залында "Без Россия патриотлары" республика иншалар бәйгесе җиңүчеләрен тантаналы төстә котладылар. "Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 11 сыйныф укучысы Данила Егоров эше иң яхшыларның берсе итеп табылды. Бәйге ТР Иҗтимаги палатасы, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика профсоюзлар комитеты, Россия авиация сәнәгате...

Казан Кремленең "Манеж" күргәзмәләр залында "Без Россия патриотлары" республика иншалар бәйгесе җиңүчеләрен тантаналы төстә котладылар.

"Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 11 сыйныф укучысы Данила Егоров эше иң яхшыларның берсе итеп табылды. Бәйге ТР Иҗтимаги палатасы, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика профсоюзлар комитеты, Россия авиация сәнәгате хезмәтчәннәре союзының республика оешмасы тарафыннан беренче тапкыр оештырылды. Анда Татарстан Республикасының 30 муниципаль берәмлегеннән 7-11 сыйныфларда белем алучы 125 укучы катнашты. Данила җиңүче дипломы һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Җиңүчегә бүләкләрне Татарстан Республикасының Иҗтимаги палата Рәисе Анатолий Фомин тапшырды. Бүләкләү тантанасыннан соң иң яхшы ватанпәрвәрләр "Тормыш" мультимедияле күргәзмәдә һәм Казан Кремлендә булдылар. Даниланың уңышларын, аны бәйгегә әзерләгән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Бушуева да уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев