Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үрнәк мәктәпләр исәбендә

Безнең районның мәгариф учреждениеләре арасында Иске Үзи урта мәктәбе югары позиция алып тора. Үткән уку елы нәтиҗәләре буенча ул беренче урынны били. - Мәктәптә сәләтле балалар белән актив эш алып барыла, - дип сөйли мәктәп директоры Любовь Гаврилова. - Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль дәрәҗәсендә генә дә безнең укучылар 29...

Безнең районның мәгариф учреждениеләре арасында Иске Үзи урта мәктәбе югары позиция алып тора.
Үткән уку елы нәтиҗәләре буенча ул беренче урынны били.
- Мәктәптә сәләтле балалар белән актив эш алып барыла, - дип сөйли мәктәп директоры Любовь Гаврилова. - Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль дәрәҗәсендә генә дә безнең укучылар 29 призлы урынны яулады, аларның 12се - җиңүчеләр. Безнең укучылар төбәк этапларында да сынатмыйлар.
Данил Буслаев физика буенча "Олимпка юл" мәктәп укучылары олимпиадасы призеры, ә химия буенча җиңүче булды. Шулай ук химия буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңү яулады.
Мәктәп тәрбия процессына да зур игътибар бирә. Монда туган якны өйрәнү, театр, "Яшь техник" түгәрәкләре, баскетбол секциясе эшли.
Мәктәптә Борис Захаров җитәкчелегендә туган якны өйрәнү музее эшләп килә, анда авыл тарихы, аның халкы турында мәгълүматлар даими яңартылып, өстәлеп тора. Борис Захаров белем биргән укучылар - тарих фәне буенча бәйге җиңүчеләре һәм призерлары. Евгения Питимирова - "Мәктәп тарихы битләрен ачканда" презентацияләр бәйгесе җиңүчесе, "Үзеңнең тамырларың турында искә алып яшәү" эзләнүләр эшләре бәйгесендә Кристина Титова - ике, Лилия Артамонова бер тапкыр призер булдылар.
Технология укытучысы Николай Львов "Яшь техник" түгәрәген алып бара. Ел саен мәктәп копилкасы хәрби техника экспонатлары белән тулыланып тора. Аның укучылары Николай Титов һәм Дмитрий Бондарев - "Ватанга хезмәт итәм" республика проектлар бәйгесенең "Мин хәтерлим, мин горурланам" номинациясе призерлары.
Иске Үзи командалары баскетбол уенында да иң яхшылар.
Үткән елда мәктәп "Лукойл" иҗтимаги һәм мәдәни проектлар бәйгесендә грант отты. Бу акча мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгы төзүгә тотылачак.
Иске Үзи мәктәбе чагыштырмача яшь булуга карамастан (ул 1992 елда төзелгән), аңа ремонт таләп ителә. Тәрәзәләрне һәм электр лампаларын алмаштырырга, спорт залын ремонтларга кирәк. Мәктәпкә күрше авыллардан да балалар укырга йөри. Искеүзилеләр аларга автобус маршруты ачырлар дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев