1 февральдән 30 июньгә кадәр теркәлгән территориядә яшәүче ата-аналардан балаларын беренче сыйныфка бирү турында гариза кабул ителә.
Территорияләр мәктәпләргә районның Башкарма комитеты күрсәтмәсенә нигезләнеп беркетелгән. Район үзәге мәктәпләренең рәсми сайтларында беркетелгән территорияләр һәм 1 сыйныфлардагы урыннар турындагы мәгълүматлар пәйда булды. 1 июльдән мәктәпләр беркетелгән территорияләрдә яшәмәүче ата-аналардан буш урыннар тулганчыга...
1 февральдән 30 июньгә кадәр теркәлгән территориядә яшәүче ата-аналардан балаларын беренче сыйныфка бирү турында гариза кабул ителә.
Территорияләр мәктәпләргә районның Башкарма комитеты күрсәтмәсенә нигезләнеп беркетелгән. Район үзәге мәктәпләренең рәсми сайтларында беркетелгән территорияләр һәм 1 сыйныфлардагы урыннар турындагы мәгълүматлар пәйда булды. 1 июльдән мәктәпләр беркетелгән территорияләрдә яшәмәүче ата-аналардан буш урыннар тулганчыга кадәр гаризалар кабул итә башлаячак, әмма агымдагы елның 5 сентябренән дә соңга калмаска. Гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша тапшырырга да була. Гаризаны теркәгәннән соң, мәктәп гариза тапшыручыга гаризаны теркәү номеры һәм тәкъдим ителгән документлар исемлеге күрсәтелгән кәгазь (расписка) бирә. Әлеге кәгазьгә оешманың урындагы заты имзасы куелган һәм мөһер сугылган булырга тиеш.
Нет комментариев