Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район мәктәпләренә– яңа тормыш

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 30 гыйнвардагы боерыгына нигезләнеп, май аеннан республикада гомуми белем бирү мәктәпләренә капиталь ремонт ясау Программасы гамәлгә аша башлый. Республикада 1 миллиард 548,5 миллион сумга 154 муниципаль мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. Безнең районда әлеге Программага Иске Мокшино урта мәктәбе, Аксубай лицее, Иске Татар Адәмсуы төп мәктәбе,...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 30 гыйнвардагы боерыгына нигезләнеп, май аеннан республикада гомуми белем бирү мәктәпләренә капиталь ремонт ясау Программасы гамәлгә аша башлый.


Республикада 1 миллиард 548,5 миллион сумга 154 муниципаль мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. Безнең районда әлеге Программага Иске Мокшино урта мәктәбе, Аксубай лицее, Иске Татар Адәмсуы төп мәктәбе, Такталы төп мәктәбе кергән. Ремонт эшләренең гомуми күләме 13 миллион 427 мең 641 сум тәшкил итәчәк.
-Мәктәпләрне яңарту эшләре, һич кенә дә укыту-тәрбия процессына тискәре йогынты ясамаслык итеп оештырылачак,-диде район мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина,-менә шуның өчен аны уку елы азагына якынлашканда, май аенда башлау каралган. Шуның өстенә аларны оештыру мәсьәләләрен без уртага салып сөйләшү өчен ата-аналар җыелышының көн тәртибенә кертергә ниятлибез. Билгеле, моңа бәйле һәр мәктәпнең үз фикере булачак, чөнки һәр гомумбелем бирү учреждениесенең мөмкинлекләре һәм анда белем алучы укучылар саны төрлечә. Ә ремонт эшләре, планлаштырылганча сентябрь аенда тәмамланыр дип уйлыйм мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәпләргђ капиталь ремонт ясау Программасы гамәлгә аша башлаячак