Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район һәм мәктәп горурлыгы

Аксубай районы укучылары уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Иске Ибрай мәктәбеннән 6 сыйныф укучысы Фәнил Хөснетдинов "Олимпка юл" республикасы олимпиадасында призер булды. Муниципаль этапта ул икенче урынны алды һәм Аксубай командасы составында беренче тапкыр республика бәйгесендә катнашты. Һәм командадан берүзе призлы урынны яулады. Аның уңышын математика укытучысы Роза Ибраһимова да...

Аксубай районы укучылары уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр.
Иске Ибрай мәктәбеннән 6 сыйныф укучысы Фәнил Хөснетдинов "Олимпка юл" республикасы олимпиадасында призер булды. Муниципаль этапта ул икенче урынны алды һәм Аксубай командасы составында беренче тапкыр республика бәйгесендә катнашты. Һәм командадан берүзе призлы урынны яулады. Аның уңышын математика укытучысы Роза Ибраһимова да уртаклаша. Аксубайның 3нче мәктәбе укучысы Алинә Фәизова инглиз теле буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасы призеры булды. Алинәне һәм аңа белем биргән инглиз теле укытучысы Нина Краснованы котлыйбыз. Алинә - мәктәпнең һәм районның горурлыгы. Ул һәр елны тарих һәм җәмәгать белеме буенча олимпиадаларның төбәк этабы призеры һәм җиңүчесе. Шулай ук "Умники и умницы" телевизион тапшыруда катнашып та җиңү яулаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев