Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Психология укучылар күзлегеннән

Аксубайда психология буенча I фәнни-гамәли конференция булып үтте. Конференцияне Аксубайның 2 нче мәктәбендә оештырдылар. Ул күренекле Россия психологы А.С. Выготскийның тууына 120 ел тулуга багышланды. Конференция эшендә 13 мәктәптән 21 укучы катнашты. Конференцияне мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина ачты. Ул чараның билгеләнешен ассызыклады. Психологик белемнәрнең һәр укучы тормышында мөһим урын...

Аксубайда психология буенча I фәнни-гамәли конференция булып үтте.

Конференцияне Аксубайның 2 нче мәктәбендә оештырдылар. Ул күренекле Россия психологы А.С. Выготскийның тууына 120 ел тулуга багышланды. Конференция эшендә 13 мәктәптән 21 укучы катнашты.

Конференцияне мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина ачты. Ул чараның билгеләнешен ассызыклады. Психологик белемнәрнең һәр укучы тормышында мөһим урын алуын һәм аның өстенлекләре турында сөйләде.

Тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Гөлнур Идиятова, конференциядә катнашу - ул үзе зур җиңү, дип билгеләп үтте.

Эш ике секциядән торды: теория-методик һәм гамәли- эксперименталь секцияләр. Фәнни конференциядә катнашучылар составында район мәгариф бүлеге белгечләре һәм педагог-психологлар булган мәртәбәле экспертлар игътибарына үзләренең тикшеренү һәм проект эшләрен тәкъдим иттеләр.

Катнашучылар сайлаган тикшеренү темаларының төрлелеге район мәктәпләре укучыларының киң күләмле кызыксынуын чагылдырды. Жюрига тәкъдим ителгән эшләр арасында "Елмаю феномены", "Язу рәвеше ни турында сөйли?", "Төсләр тылсымы", "Ничек уңышлы булырга?" дигән темалар да бар иде.

Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләр эчтәлегенә бәя биреп, эксперт советы әгъзалары проектларны яклый белү осталыгы сыйфатына да игътибар иттеләр.

Ә нәкъ менә халык алдында үзеңне тота белү, кыска һәм ышанычлы итеп сөйләп бирү һәм шуның белән бергә тыңлаучыларга үзеңнең тикшеренү эшеңнең асылын һәм мөһимлеген төшендерә алу. Бу сыйфатларның барысы да конференциядә катнашучыларга җиңү яулауда баллар туплау мөмкинлеге бирде.

Илья Калуков (Сөнчәле мәктәбе), Роман Шәйхетдинов (3 нче мәктәп), Ольга Абросимова (Иске Савруш мәктәбе), Айназ Сөләйманов (Иске Мокшино мәктәбе), Юрий Глазков (Иске Ильдеряк мәктәбе) һәм Арина Павлова (Иске Үзи мәктәбе) мәктәп укучылары психология буенча I район фәнни-гамәли конференция җиңүчеләре булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев