Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Прокуратура юбилее хөрмәтенә квест

Аксубайның 3 нче мәктәбе хокукларны иң яхшы белүчеләрне үзенә җыйды. Эш шунда, монда Россия Прокуратурасы оешуга 295 ел тулуга багышланган интеллектуаль-хокуки уен үткәрелде. Аны Аксубай районы прокуратурасы оештырды. Квестта Аксубай лицее, 2 нче һәм 3 нче Аксубай, Иске Ибрай, Иске Ильдеряк һәм Иске Мокшино мәктәпләре командалары катнашты. Уенны прокурор ярдәмчесе...

Аксубайның 3 нче мәктәбе хокукларны иң яхшы белүчеләрне үзенә җыйды.

Эш шунда, монда Россия Прокуратурасы оешуга 295 ел тулуга багышланган интеллектуаль-хокуки уен үткәрелде. Аны Аксубай районы прокуратурасы оештырды.

Квестта Аксубай лицее, 2 нче һәм 3 нче Аксубай, Иске Ибрай, Иске Ильдеряк һәм Иске Мокшино мәктәпләре командалары катнашты. Уенны прокурор ярдәмчесе Ленар Яфизовның алып баруы, ә командаларга бәяне составында прокурор урынбасары Лариса Горожанкина, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, мәгариф бүлеге методисты Сергей Чеверикин булган жюриның билгеләве, балаларда уенга җитди, эшлекле һәм конструктив якын килү теләге уятты.

Командалар беренче эш итеп үзләре белән таныштырдылар. Монда аларның һәркайсы ничек булдыра ала шулай аерылып торырга тырышты - кемдер кыскалыкта осталык принцибына таянды, кемдер - театраль яктан, кемдер җыр белән алдырды.

Шуннан соң хокуки соруларга чират җитте, әйтергә кирәк, алар җиңелләрдән түгел иде. Россия Прокуратурасы оешуның 295 еллыгына багышланган сораулар җыелмасында да өлкән сыйныф укучылары сынатмадылар. Юридик биремнәрне дә уңышлы чиштеләр.

Уен нәтиҗәләре буенча Иске Ибрай мәктәбе командасы (җитәкче Рамил Сөләйманов) беренчелекне яулады, икенчедә - Иске Ильдеряк мәктәбе командасы (җитәкче Светлана Альметкина) һәм өченчедә - Аксубай лицее командасы (җитәкче Светлана Пахомова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев