Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Нәтиҗәле семинар

Аксубайның 1 нче мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен файдалы семинар узды. Семинарның беренче өлешендә катнашучылар ачык дәресләрдә булдылар. Икенче өлешендә укытучылар казанышларга бәя бирүнең эчке системасын оештыру буенча актуаль мәсьәләләрне тикшерделәр. "Планлаштырылган төп белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләре казанышларына бәя бирүне оештыру турында"гы доклад белән мәгариф бүлеге җитәкчесе...

Аксубайның 1 нче мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен файдалы семинар узды.
Семинарның беренче өлешендә катнашучылар ачык дәресләрдә булдылар. Икенче өлешендә укытучылар казанышларга бәя бирүнең эчке системасын оештыру буенча актуаль мәсьәләләрне тикшерделәр. "Планлаштырылган төп белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләре казанышларына бәя бирүне оештыру турында"гы доклад белән мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Дмитрий Павлов чыгыш ясады. Туган телне (рус телен), туган тел әдәбиятын (рус телен) һәм туган телдә (рус телендә) әдәби укуны укыту үзенчәлекләре турында методист Наталья Мулеева бәян итте. Мәктәптә балаларның укуга әзерлекләре һәм яраклашуларына башлангыч фаразлау нәтиҗәләре хакында методист Наталья Илюхина сөйләде. УВР буенча директор урынбасары Наталья Антохина чыгышы "Планлаштырылган төп белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләре казанышларына эчке бәя бирү" темасына багышланды. Шулай ук актуаль мәсьәләләр белән Иске Мокшино мәктәбе директоры урынбасары Наталья Козлова, Түбән Баланда башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы директоры Ольга Копонева, Савгач урта мәктәбе директор урынбасары Наталья Моисеева да чыгыш ясадылар. Семинар катнашучылары чараның кызыклы һәм файдалы булуын билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев