Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әниләрне котладылар

Район үзәгенең 3нче мәктәбендә әниләр хөрмәтенә уздырылган бәйрәм дулкынландыргыч булды. Аны өченче сыйныф укучылары оештырды. Балалар яраткан әниләренә биюләр, җырлар бүләк иттеләр, театральләштерелгән тамаша да күрсәттеләр хәтта. Әбиләр дә читтә калмады, алар өчен дә җылы котлау сүзләре табылды. Балалар әниләренә үзләрен тәртипле тотарга, аларны яхшы билгеләр белән генә сөендерергә, чәчәкләр...

Район үзәгенең 3нче мәктәбендә әниләр хөрмәтенә уздырылган бәйрәм дулкынландыргыч булды. Аны өченче сыйныф укучылары оештырды.
Балалар яраткан әниләренә биюләр, җырлар бүләк иттеләр, театральләштерелгән тамаша да күрсәттеләр хәтта. Әбиләр дә читтә калмады, алар өчен дә җылы котлау сүзләре табылды. Балалар әниләренә үзләрен тәртипле тотарга, аларны яхшы билгеләр белән генә сөендерергә, чәчәкләр бүләк итәргә, беркайчан да күңелләрен төшермәскә, ярдәм кирәк булганда булышырга вәгъдә иттеләр. Концерт барышында әниләрнең йөзеннән елмаю китмәде, алар үзләрен иң бәхетле әниләр итеп тойдылар, шулай булмый ни, аларны бит газизләре - балалары шатландырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев