Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп укучыларының җәйге ялы турында

Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә киләсе җәйдә сәламәтләндерү лагерьларында 1217 укучы ял итәчәк. Кече һәм урта яшьтәге 700 укучы каникулларның бер өлешен көндезге мәктәп яны лагерьларында үткәрәчәк, 72 яшүсмер - хезмәт һәм ял лагерьларында, 20 бала - 18 көнлек көндезге профильле лагерьларьда, тагын 20 укучы шундый ук җиде...

Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә киләсе җәйдә сәламәтләндерү лагерьларында 1217 укучы ял итәчәк.


Кече һәм урта яшьтәге 700 укучы каникулларның бер өлешен көндезге мәктәп яны лагерьларында үткәрәчәк, 72 яшүсмер - хезмәт һәм ял лагерьларында, 20 бала - 18 көнлек көндезге профильле лагерьларьда, тагын 20 укучы шундый ук җиде көнлек лагерьларда; биш бала республика палата лагеренда ял итәчәк.
Бюджет өлкәсендә, муниципаль һәм дәүләт хезмәтендә эшләүче хезмәткәрләрнең балалары - 50 укучы республика билгеленәшендәге лагерьларда ял итәчәк. Төгәл нинди лагерьда ял итәчәкләре аукцион үткәрү нәтиҗәләре буенча билгеле булачак. Барлык лагерьлар, шул исәптән мәктәп яны лагерьларына да путевка бәясенең 15 процентын ата-аналар кертергә тиеш булачак.
Мәшгульлек үзәге 430 укучының каникул вакытын оештыруны үз эченә ала.
Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре балалары өчен лагерьга гаризаларны - мәктәптән тыш үзәктә Валентина Краснова, профильле лагерьларга яшьләр эше һәм спорт бүлегендә кабул итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты