Лидерлар унлыгында
Мәгариф

Лидерлар унлыгында

Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү сыйфатына бәя бирү рейтингында Аксубай районы 7 нче урында. Бу Яр Чаллыда узган балаларга өстәмә белем бирү тармагы хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секциясе утырышында билгеле булды. Секциянең пленар утырышы эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты. "Лидерлар унлыгына...

Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү сыйфатына бәя бирү рейтингында Аксубай районы 7 нче урында.

Бу Яр Чаллыда узган балаларга өстәмә белем бирү тармагы хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секциясе утырышында билгеле булды. Секциянең пленар утырышы эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты. "Лидерлар унлыгына керү - ул районның барлык тәрбия бирү педагоглары корпусы казанышы", - дип билгеләп үтте районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина.


Нет комментариев