Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Лидер билгеләнде

Аксубай укучысы "Ел лидеры - 2017" балалар һәм яшьләр иҗтимаги оешмалары лидерлары һәм җитәкчеләренең юбилейлы XV республика бәйгесендә катнашты. Ул Казанда "Идел" яшьләр үзәге базасында узды. Быел бәйгенең урыннан торып катнашу этабында республиканың муниципаль берәмлекләреннән 300дән артык лидер һәм җитәкче, республика финалында - 150 кеше катнашты. Кызыклы программа, бәйге сынаулары,...

Аксубай укучысы "Ел лидеры - 2017" балалар һәм яшьләр иҗтимаги оешмалары лидерлары һәм җитәкчеләренең юбилейлы XV республика бәйгесендә катнашты.
Ул Казанда "Идел" яшьләр үзәге базасында узды.
Быел бәйгенең урыннан торып катнашу этабында республиканың муниципаль берәмлекләреннән 300дән артык лидер һәм җитәкче, республика финалында - 150 кеше катнашты. Кызыклы программа, бәйге сынаулары, мастер-класслар, башваткыч уеннар һәм квестлар, шулай ук атаклы кешеләр белән очрашулар оештырылды. "Ел лидеры" бәйгесенең бөтенроссия этабын оештыручылар да килде.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлык сайтында хәбәр ителгәнчә, бәйге Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте өлкәсенә һөнәри кадрлар табу, өйрәтү һәм әзерләү мәйданчыгы булып тора. Чара ТР Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлык һәм ТР Балалар оешмалары союзы белән берлектә оештырыла.
Аксубайның 3 нче мәктәбендә белем алучы "Сәләт-Аксубай" клубы рәисе Ләйлә Моратшина бәйгедә Аксубайны тәкъдим итте. 5 көн дәвамында ул төрле сынауларны үтте, хөкемдарлар коллегиясенә визитканы тәкъдим итте, "Сәләт-Аксубай" клубы эшчәнлеге аша "Сәләт" Клублары" проектын яклады, дебатларда, "Дәүләт яшьләр сәясәте" темасы буенча уздырылган уеннарда катнашты, "Хәзерге заман лидеры кем өчен җаваплы булырга тиеш: үзе өченме яки башкалар өченме?" темасы буенча эссе язды, сәяси эшчәнлек алып баручы кешеләрне белү бәйгесендә көч сынашты.
- "Ел лидеры-2017" бәйгесе минем өчен яхшы мәктәп булды, мин анда яңа белемнәр һәм зур тәҗрибә тупладым, - дип белдерде Ләйлә Моратшина. - Мондый бәйгеләрдә ораторлык, матур сөйләм сәләтләре ачыла. Тәҗрибә белән уртаклашу, лидерлык сыйфатларын тикшерү һәм аларны үстерү мөмкин була. Без көндәшләр булсак та, бер команда булып эшләдек. "Сәләт" иҗтимаги оешмасына миңа ышанып, бәйгедә катнашу мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәтлемен.
Эш шунда ки, Ләйләне бәйгедә катнашуга теләк белдергән кешеләр арасыннан "Сәләт" ТРМОФ сайлап алды. Проект җитәкчеләре бәйгедә катнашуга 8 кешене әзерләгән иде.
Бәйгене ачу тантанасында Балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР Балалар оешмалары союзы директоры Екатерина Согрина катнаштылар. Ләйлә Моратшинага сертификат тапшырылды. Хәзерге мизгелдә ул бәйгенең бөтенроссия этабында волонтер сыйфатында катнашуга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев