Мәгариф
Кошларга җим бирегез
Иске Үзи мәктәбе тирәсендәге агач-куакларда төрле төстәге җимлекләр күзгә ташлана.
Мәктәп укучылары соктан, татлы ризыклардан бушаган кәгазь тартмалардан һәм хәтта майонез банкаларыннан җимлекләр ясап куйганнар. Әлеге эшне түбән сыйныф укучылары башкарганнар. Алар иртән иртүк мәктәпкә килгәндә өйләреннән кошлар өчен нинди дә булса җим алып киләләр. Кыш көне кошларга карата шундый...
Иске Үзи мәктәбе тирәсендәге агач-куакларда төрле төстәге җимлекләр күзгә ташлана.
Мәктәп укучылары соктан, татлы ризыклардан бушаган кәгазь тартмалардан һәм хәтта майонез банкаларыннан җимлекләр ясап куйганнар. Әлеге эшне түбән сыйныф укучылары башкарганнар. Алар иртән иртүк мәктәпкә килгәндә өйләреннән кошлар өчен нинди дә булса җим алып киләләр. Кыш көне кошларга карата шундый кайгырту-аларны суыктан саклау чарасы. Бу турыда балаларга класстан тыш чараларда педагог-оештыручы А.Титова һәрдаим сөйләп тора. Шуның өстенә әлеге гамәлләр аша балаларда табигатькә, туган төбәккә, экологиягә мөнәсәбәт формалаша һәм тулаем алганда, җитдирәк эшләргә этәргеч булып тора. Чөнки мәктәп базасында менә инде берничә ел мәктәп лесничествосы эшләп килә, аңа мәктәп педагогы Людмила Захарова җитәкчелек итә. 2011 елда республиканың мәктәп лесничестволары арасында алар беренче урынны алдылар. Яшь экологларның җиңүенә максатка юнәлешле эш алып бару этәргеч бирде, шуңа өстәп мәктәптә экология түгәрәге эшли һәм балалар бүгенге көндә канатлы дусларыбыз өчен сыерчык оялары ясау белән мәшгуль, март-апрель айларына экология айлыгы үткәрү планлаштырылган. Яшь экологлар - авыл җирлегенең беренче ярдәмчеләре - яз җитү белән караңгы көзгәчә алар Сөлчә елгасы ярларын чүп-чардан чистарту, авыл үзәгендәге Җиңү паркын тәрбияләү белән шөгыльләнәләр. Әлеге хезмәтләре өчен алар күп тапкыр авыл җирлеге исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бүген исә экологлар "Яшел планета" конкурсына әзерлек белән мәшгульләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев