Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Икътисад ягыннан көчлеләр

Мәктәп укучыларының финанс гыйлемлелек буенча республика бәйгесе эшләре нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлегенә 200дән артык эш кергән. Киләчәктә финанс хезмәтләрдән һәм продуктлардан белеп файдаланучы булыр өчен, яшьтән үк финанс хәбәрдарлык мәсьәләләренә игътибар бирү үтә мөһим, дип саныйлар оештыручылар. Быел бәйге Татарстанның 87 һәм республиканың 28 муниципаль...

Мәктәп укучыларының финанс гыйлемлелек буенча республика бәйгесе эшләре нәтиҗәләре билгеле булды.

Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлегенә 200дән артык эш кергән. Киләчәктә финанс хезмәтләрдән һәм продуктлардан белеп файдаланучы булыр өчен, яшьтән үк финанс хәбәрдарлык мәсьәләләренә игътибар бирү үтә мөһим, дип саныйлар оештыручылар. Быел бәйге Татарстанның 87 һәм республиканың 28 муниципаль районы мәктәпләреннән укучыларны үзенә җыйды.
Балалар һәм үсмерләр үзләренең эшләрендә хәзерге заман гаиләсенең бюджетын ничек алып баруны тәкъдим иттеләр, алдакчылар кармагына ничек эләкмәү, акча һәм банк карталары белән ничек дөрес эш итү һәм башка күп нәрсәләр турында фикер алыштылар. Жюри 17 эшне билгеләп үткән, алар арасында безнең укучылар да бар. Аксубайның 3нче мәктәбе укучылары "Видеотасма" номинациясендә икенче урынны алдылар. Видеотасма авторлары - 9 сыйныф укучылары Анастасия Валерова, Алия Заһидуллина, Татьяна Трошина, Адел Хисмәтов һәм Гөлназ Шәйхисламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев