Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Игелекле Толстой

"Хыял" балалар приютында тәрбияләнүчеләр Язгы игелек атнасында районның балалар китапханәсендә булдылар. Чара бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның иҗади мирасын өйрәнүгә, китап укуны популярлаштыруга багышланды. Китапханә хезмәткәре Валентина Жирнова балаларны язучының тууына 190 ел тулуга багышланган рәсемнәр белән баетылган "Рус милләтенең күңел көзгесе" күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар аның хикәяләрен, мәсәлләрен...

"Хыял" балалар приютында тәрбияләнүчеләр Язгы игелек атнасында районның балалар китапханәсендә булдылар.
Чара бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның иҗади мирасын өйрәнүгә, китап укуны популярлаштыруга багышланды. Китапханә хезмәткәре Валентина Жирнова балаларны язучының тууына 190 ел тулуга багышланган рәсемнәр белән баетылган "Рус милләтенең күңел көзгесе" күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар аның хикәяләрен, мәсәлләрен кычкырып укыдылар, укыган әсәрләрен сөйләп бирделәр, һәм язучының сабыйлар өчен язган һәр әсәрендә яхшылыкның начарлыкны җиңүен аңладылар. Әсәрләрнең игелеккә, гаделлеккә, тапкырлыкка һәм батырлыкка өйрәтүенә төшенделәр. Яшь китап укучылар әдәбият дәресе буенча бирелгән өй эшен эшләргә һәм "Башня" мавыктыргыч уенында катнашырга өлгерделәр.
erid: 2Vtzqw6pLty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев