Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иҗатта да көчлеләр

Аксубай студентлары республика фестивале призерлары булдылар. Республикабыз мәркәзендә сәламәтлекләре чикле студентлар өчен иҗат фестивале үтте. Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентлары Дамир Ганибаев һәм Екатерина Горбунова бәйгедә "Декоратив-кулланма сәнгать" юнәлеше буенча катнаштылар. Дамир "Алтын инә" номинациясендә - беренче, "Мин - рәссам" номинациясендә өченче урынны алды. Екатерина "Квиллинг" номинациясендә бронза призер булды....

Аксубай студентлары республика фестивале призерлары булдылар.
Республикабыз мәркәзендә сәламәтлекләре чикле студентлар өчен иҗат фестивале үтте. Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентлары Дамир Ганибаев һәм Екатерина Горбунова бәйгедә "Декоратив-кулланма сәнгать" юнәлеше буенча катнаштылар. Дамир "Алтын инә" номинациясендә - беренче, "Мин - рәссам" номинациясендә өченче урынны алды. Екатерина "Квиллинг" номинациясендә бронза призер булды. Студентлар техникумда тәрбия процессының төрле яклап алып барылуын чираттагы тапкыр расладылар. Чөнки алар укуда да, спортта да, үзешчән сәнгатьтә дә, иҗатта да алдынгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев