Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иң яхшы тәрбияче

Аксубайда елның иң яхшы тәрбиячесе билгеле булды. Ул "Салават күпере" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Александр Шуркин. Бәйгенең йомгаклау этабында район балалар бакчаларыннан 24 тәрбияче катнашты. Мәгариф бүлеге методистлары "Минем педагогик концепциям" эссесенә һәм раслаучы материаллар белән "Мин - үз эшемнең остасы" эш тәҗрибәсе тасвирламасына бәя бирделәр. "Кояшкай" балалар бакчасында үткән...

Аксубайда елның иң яхшы тәрбиячесе билгеле булды.
Ул "Салават күпере" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Александр Шуркин. Бәйгенең йомгаклау этабында район балалар бакчаларыннан 24 тәрбияче катнашты. Мәгариф бүлеге методистлары "Минем педагогик концепциям" эссесенә һәм раслаучы материаллар белән "Мин - үз эшемнең остасы" эш тәҗрибәсе тасвирламасына бәя бирделәр.
"Кояшкай" балалар бакчасында үткән муниципаль этапка алты педагог чакырылды, анда иҗади презентация һәм балалар белән педагогик чара тәкъдим ителде. Жюри методик компетентлыкка, балаларның ниләр белән кызыксынуын белү һәм шуңа җәлеп итүгә, оешманың аерымлылыгына, уртак культураны һәм башка бик күп шөгыльләргә бәя бирде.
Нәтиҗәдә номинацияләрдә өч җиңүче һәм өч призер ачыкланды. Шулай итеп Александр Шуркин беренче урында. Исегезгә төшерәбез, бу - "Салават күпере" хезмәткәренең беренче уңышы гына түгел. Узган ел Мария Мишина, муниципаль һәм зональ турда җиңү яулап, республика этабының 30 финалчысы арасына керде (137 катнашучы арасыннан). Ирина Ильина "Мин татарча сөйләшәм һәм татар телендә эшлим" бәйгесе җиңүчесе булды.
Александр Шуркин мәктәпкәчә яшьтәге баланың иҗади шәхесен формалаштыру, табигатьтән бирелгән сәләтен музыкаль-уен иҗатына нигезләнеп үстерү максатын күздә тотып эшли.
- Музыкаль дәресләр балалар өчен иң яратканы булып тора, - дип бүлеште Александр Александрович. - Һәр бала үзен төрлечә күрсәтә. Кемгәдер җырлау ошаса, кемдер рәхәтләнеп бии, музыка уен коралларында уйный, җырлар сәхнәләштерә. Шуңа күрә белемнәрне үстерер өчен мин "Иҗади сәләтләрне музыкаль-уен иҗаты нигезендә үстерү" темасын сайладым. Балалар белән эшләүдә минем өчен мөһим принципларның берсе - партнерлык. Балалар белән аралашу, аларның шәхси үзенчәлекләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып, тигез, партнерлык мөнәсәбәтләрендә алып барылырга тиеш. Һәм мин һәрберсенең сәләтен ачу өчен шартлар булдырырга тырышам.
Тагын шуны да билгеләп үтәсебез килә, Александр Шуркинны балалар яраталар һәм хөрмәт итәләр, ата-аналар арасында да аның абруе зур. Аннан ары, ул - ике кыз әтисе, аларны да музыкаль иҗатның җәлеп итә.
Икенче урында - Аксубай "Колобок" балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Маслакова. "Ләйсән" балалар бакчасы логопеды Эльвира Зәйдуллина өченче приз иясе. "Балаларга йөрәгемне бүләк итәм" номинациясендә - Гөлчәчәк Галиева ("Кояшкай" балалар бакчасы), "Һөнәргә тугрылык өчен" номинациясендә - Татьяна Васильева (Түбән Баланда башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы), "Иҗади педагог" номинациясендә" - Елена Харитонова (Киса балалар бакчасы) призерлар булдылар. Алар мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр. Ә беренче һәм икенче урыннарны алучыларга Чистайда узачак зональ этапта катнашырга туры киләчәк. Планка - югары, шуңа күрә педагогларның җиңел сулап куярга вакытлары юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев