Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иң яхшы инновацион идеяләр тәкъдим итүче укытучы

"Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея" XII Республика бәйгесеннән Аксубай укытучысы Геннадий Горбунов җиңүче дипломы белән кайтты.

Аның "Тарих укытучысы Г.В. Горбуновның шәхси сайты" проекты "Мәгарифтәге инновацияләр" номинациясендә - иң яхшы ун җиңүче проект арасында.

Геннадий Валерьевич белем биргән Аксубайның 2 нче мәктәбе, танылган шәһәр гимназияләрен һәм лицейларны артта калдырып, республика дәрәҗәсендә танылды.

ТРның Инвестиция-венчур фонды сайтында хәбәр ителгәнчә, 2016 елда бәйгедә катнашуга Татарстанның 19 шәһәре һәм 36 районыннан, Россиянең 12 шәһәреннән һәм 3 чит ил - Йемен, Вьетнам, Төрекмәнстаннан 2156 гариза кергән. Гаризаларның күп өлеше "Инновацияләр башлангычы", "Мәгарифтәге инновацияләр", "Яшьләр инновация проекты" номинацияләрендә теркәлгән. Бәйгедә барлыгы 16 мең идея һәм проект катнашты. Һәм безнең мөгаллимнең проекты Татарстанның интеллектуаль уемында лаеклы урын яулады.

Күптән түгел Казан "Корстон"ында Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле идея" XII бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның катнашуы бәйгенең абруйлы һәм билгеләнешкә ия булуы турында сөйли.

Үзенең тәбрикләү чыгышында ул барысына да әлеге даһи идеяләр һәм эшләнмәләр, сәнгать өчен дә, халык тормышы өчен дә коммерциальләштерелгән проектларга әверелсен, алар ярдәмендә җитештерү өлкәсендә дә, тормышта да гадирәк, уңайлырак булсын иде, дип теләде.

Геннадий Горбуновның шәхси сайты агымдагы елның апрелендә "Белем бирү эшчәнлегендә заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллану" муниципаль бәйгесендә җиңүгә иреште. Сайт барлык кулланучылар өчен дә уңайлы. "Портфолио", "Олимпиадалар", "Парламент дебатлары" һ.б. бик күп сәхифәләрдә төрле мәгълүматлар тәкъдим ителгән.

- Сайт агымдагы ел башында булдырылды, - дип сөйли җиңүче. - Ул биш төркем кулланучылар өчен исәпләнелгән. Укытучы-хезмәттәшләремне методик эшләнмәләр, фикер алышулар кызыксындыра. Мәгариф идарәсе хезмәтләре өчен методик, дидактик әдәбият, семинарларда чыгыш ясаулар, портфолио кызыклы. Укучыларның әти- әниләре балаларының өлгерешен һәм казанышларын күзәтеп баралар, минем белән сайт аша аралашалар. Укучылар фән буенча консультацияләр, дәрескә әзерләнү өчен материаллар, бәйгеләр, мәктәп чаралары, расписаниесе турында мәгълүматлар эзлиләр. Алар өчен "Тарих буенча БДИ", "Җәмгыять белеме буенча БДИ", "БДИ альманахы" өземтәләре бар. Башка интернеттан файдаланучылар да шулай ук үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълүмат таба ала. Мисалга, тарих яратучылар өчен "Тарих буенча кроссвордлар" өземтәсе бар, төп биттә - элеккеге Аксубайның фотографияләре урнаштырылган. Чыгарылыш укучылары "Мәктәпнең чыгарылыш укучылары" өземтәсендә үзләренең мәктәптә белем алган елларын искә алачак. Сайтка өстәмә җәлеп итү максатында йолдызнамә урнаштырылган, һава торышын күзәтергә, радио тыңларга була.

Педагогия кадрларын киң җәмәгатьчелек алдында аттестацияләүнең асылы укытучыны үзенең квалификациясен өзлексез күтәрүгә этәрә, мәктәп мохите чикләреннән чыгу юлларын эзләп, үзенең казанышлары һәм эш нәтиҗәләре турында аның чикләрендә күпсанлы җәмәгатьчелек вәкилләренә җиткерүне максат итеп куя.

Укытучының шәхси сайтыннан файдалану - ул әлеге таләпләрне тормышка ашыруда күпкә уңайлырак булган хәзерге заман чарасы, дип саный Геннадий Горбунов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев