Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иң мөһиме – адреслылык һәм иминлек

Бу юлы кышкы каникуллар 26 декабрьдән башланып 8 гыйнварьга кадәр дәвам итәчәк. Балаларны күпсанлы чаралар көтә. 26 декабрьдән балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә яңа ел чаралары, бал-маскарадлар башлана. 25 декабрьдә Аксубайдан укуда, спортта, җәмәгать эшчәнлегендә аерылып торган 30 укучы Президент чыршысына барачак. ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министры Владимир Леонов...

Бу юлы кышкы каникуллар 26 декабрьдән башланып 8 гыйнварьга кадәр дәвам итәчәк.

Балаларны күпсанлы чаралар көтә. 26 декабрьдән балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә яңа ел чаралары, бал-маскарадлар башлана.

25 декабрьдә Аксубайдан укуда, спортта, җәмәгать эшчәнлегендә аерылып торган 30 укучы Президент чыршысына барачак. ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министры Владимир Леонов журналистлар белән брифингта хәбәр иткәнчә, Президент чыршысы "Татнефть-Арена"да уза. Бөтен Татарстаннан әлеге бәйрәмдә җиде мең укучы катнашачак.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима министрлык линиясе буенча оештырылган чаралар хакында сөйләде. Аксубай укучылары "Костер" лагерендә үтәчәк Татарстан варислары Союзының профильле чарасында катнашачак. Муниципаль олимпиадаларда җиңүчеләр өчен химия, ТИН, информатика, хокук буенча өйрәнү- күнекмә җыеннары оештырылачак.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова белдергәнчә, каникул көннәрендә мәктәпләрдә чыгарылыш укучылары өчен фәннәр буенча сынау тестлары үткәреләчәк. Шулай ук безнең спортчылар "КЭС-Баскет"та, "Мәктәпкә мини-футбол" проектында, "Туриада"да (туристлар спартакиадасы), Яшь армиячеләр съездында катнашачак. Мәктәптән тыш эшләр үзәге ике көн рәттән үзәк мәйданда уеннар оештырачак. Китапханәләрдә, мәдәният учакларында, музейларда да балалар һәм әти-әниләр өчен төрле танып белү чаралары планлаштырылачак.

Шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева видеобрифингта билгеләп үткәнчә, яңа ел бәйрәмнәренең төп шарты - адреслылык һәм иминлек. "Төп игътибар социаль якланмаган халык катламы: мөмкинлекләре чикле балаларга, ятим балаларга, тәрбиягә алынган һәм күп балалы гаиләләдә үскән балаларга биреләчәк", - дип ассызыклады ул.

Фото: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев