Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хәтер сакчылары

Аксубай туган якны өйрәнү музее, Хәсән Туфан, Газиз Кашапов музейлары, район мәктәпләре музейлары - үткәннәр турындагы истәлекләрне саклаучылар, борынгы һәм хәзерге заманны тоташтыручы чылбыр булып торалар, биредә һәр кеше үзе өчен яңа ачышлар туплый ала. Музей - ул кешене яшәргә өйрәткән үзенчәлекле мәктәп булып тора, менә шуның өчен музейдагы иске...

Аксубай туган якны өйрәнү музее, Хәсән Туфан, Газиз Кашапов музейлары, район мәктәпләре музейлары - үткәннәр турындагы истәлекләрне саклаучылар, борынгы һәм хәзерге заманны тоташтыручы чылбыр булып торалар, биредә һәр кеше үзе өчен яңа ачышлар туплый ала.


Музей - ул кешене яшәргә өйрәткән үзенчәлекле мәктәп булып тора, менә шуның өчен музейдагы иске фотография, документ, экспонат белән очрашу - ул әйләнә-тирә мохитны өйрәнеп-белү процессын үз эченә алган ачыш.
Үз тамырларына җәлеп итүдә дә район музейларының роле бәя биреп бетергесез, чөнки туган төбәгеңнең табигатен яратмый торып, үзең яшәгән җирлекне белми торып, Ватаныңны ярата алмыйсың. Мавыктыргыч музей дәресләрендә халык бәйрәмнәре, гореф-гадәтләр, һөнәрләр, көнкүреш әйберләре белән танышу, ата-бабаларыбыз тормышын күз алдына китереп кенә калмыйча, теге яки бу гамәлдә катнашу, онытылмаслык тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирә.
Турыдан-туры аралашу, хис-тойгылар кичерү музейга килүчеләргә үз төбәгеңнең тарихына башка күзлектән карау мөмкинлеге бирә.
Үзенең үткәнен, димәк киләчәген дә яхшы белгән һәм хөрмәт иткән шәхес тәрбияләүдә дә музейларның роле зур.
Музей эше беренче карашка гына тыныч һәм аз җәлеп итүчән күренә. Аның белән шөгыльләнүчеләр исә йөз еллык тарихны, халыкның көнкүреш тамырларын өйрәнүдән дә мавыктыргыч, кызыклы нәрсә юклыгын исбатлый.
Музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән тәбрикләп, барысына да ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, безнең музейларда сакланган рухи байлыкка бетмәс-төкәнмәс кызыксыну телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газиз Кашапов Аксубай туган якны өйрәнү музее Хәсән Туфан музее