Хоккейда беренче җиңүләр
Аксубай студентлары көндәшләрен җиңделәр. Нурлат аграр техникумы базасында урта һөнәри оешмаларда белем алучылар арасында зональ хоккей ярышлары үтте. Ярышларда Нурлат, Болгар, Алексеевск командалары һәм безнең егетләр көч сынашты. Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентларына җиңел булмаган ярышларда беренче урынны яулап, финалга чыгу бәхете елмайды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев