Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хатын-кызлар хөрмәтенә

Район Мәдәният йортында 8 мартка багышланган бәйрәм аншлаг белән үтте. Бу көнне дөньяда булган барлык матур сүзләр дә тантана гаеплеләре-залда урын алган хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, кызлар адресына яңгырады. Сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Камил Гилманов та традицион котлаудан баш тартып, район хатын-кызларына 8 март көнне плитә янында басып торуны, пешерүне, керләр...

Район Мәдәният йортында 8 мартка багышланган бәйрәм аншлаг белән үтте.


Бу көнне дөньяда булган барлык матур сүзләр дә тантана гаеплеләре-залда урын алган хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, кызлар адресына яңгырады.
Сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Камил Гилманов та традицион котлаудан баш тартып, район хатын-кызларына 8 март көнне плитә янында басып торуны, пешерүне, керләр юуны, ЮХИДИ хезмәткәрләренең юлда аларны туктатуны, ир-атларга ясалма чәчәкләр бүләк итүне тыйган указны укыды. Ә бәйрәмне алып баручылар тамашачыларны барлык мәшәкатьләрне, проблемаларны онытып, ял итәргә чакырдылар. Бәйрәм программасы төрле конкурсларга, җыр-биюләргә бай булды. Тамашачылар район эстрада артистлары Татьяна Григорьева, Солтан Рәхмәтуллин, Эмиль Шәйхетдинов, Алим Идиятуллин, Ирина Салахова, Лилия Лукина чыгышларын алкышларга күмделәр.
Үз вакытында бөтен республикага танылган 70 нче 80 нче елларда республика конкурслары лауреатлары, легендар «Де жа вю» бал биюләре студиясендә катнашучылар чыгышы кичәнең үзенчәлегенә әверелде. Венера Краснова һәм Илдар Рәхмәтуллин, Валентина Гурьянова һәм Минәхмәт Рәхмәтуллин, Энҗе Липантьева һәм Солтан Рәхмәтуллин, Ришат һәм Галина Сруртдиновлар өлкән яшьтәге тамашачыларны яшьлекләренә алып кайтып, вальс әйләнделәр. Венера Краснова җитәкчелегендәге «Денс Тайм» хореография ансамбле башкаруындагы биюләр дә тамашачылар күңеленә хуш килде.
Әмма сюрпризлар моның белән генә тәмамланмады, алып баручылар Ләйсән Вәлиуллина һәм Надежда Мишина тамашачыларны сәхнәгә чакырып, конкурсларда катнашучыларның һәрберсенә истәлекле призлар, шул исәптән теләсә кайсы бәйрәмнең төп атрибуты булган шампан шәрабе һәм чәчәкләр бүләк иттеләр. Бу көнне тамашачылар залындагы кайбер урыннар өчен дә призлар каралган иде хәтта.
Бу көнне хатын-кыз артистларга бүләк ителгән чәчәкләрнең исәбе-хисабы юк иде. Чирек гасыр элек үзләренең мөнә-сәбәтләрен нәкъ менә сигезенче март бәйрәмендә никах җепләре белән ныгыткан, көмеш туйларын билгеләп үтүче Вәлиуллиннар гаиләсе хуҗабикәсе Наталья да шулай ук зур чәчәк бәйләменә лаек булды. Аларны сәхнә түрендә котладылар.
Халык концерт программасы тәмамланганнан соң да таралырга ашыкмады, шундый бай эчтәлекле концерт оештырганнары өчен барысы да, шул исәптән район башлыгы шәхсән үзе аларга рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аксубай район Мәдәният йорты