Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр

Бу көн - күп гасырлы тарихы булган илебездә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. 1612 елның 4 ноябрендә безнең бабаларыбыз, социаль статусларның төрлелеге турында онытып, бергә берләшеп Мәскәүне басып алучылардан коткарып калганнар. - Авыр минутларда без һәрвакыт бергә булдык һәм бу безгә илне дошманнардан саклап калырга һәм җиңәргә ярдәм итте, - дип...

Бу көн - күп гасырлы тарихы булган илебездә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. 1612 елның 4 ноябрендә безнең бабаларыбыз, социаль статусларның төрлелеге турында онытып, бергә берләшеп Мәскәүне басып алучылардан коткарып калганнар.
- Авыр минутларда без һәрвакыт бергә булдык һәм бу безгә илне дошманнардан саклап калырга һәм җиңәргә ярдәм итте, - дип җыелучыларны сәламләде район башлыгы Камил Гилманов. - Халыклар бердәмлеге илебез, республика һәм Аксубай районы символына әверелде. Бәйрәм белән сезне! Халыклар бердәмлеге көне белән!
Бу сүзләрне дәлилләп сәхнәгә бер-бер артлы руслар, татарлар, чуашлар чыкты. Алар бәйрәм белән котладылар, туган телләрендә җырлар башкардылар. "Без бергә, без бердәм", дигән фикер аларның һәр чыгышында кызыл тасма булып сузылып барды.
Бер сүз белән әйткәндә, безнең күп милләтле, иге-чиге булмаган бөек Россиябез бәйрәмнең "төп герое" булды. Аңа багышлап шигырьләр укылды, җырлар яңгырады, биюләр тәкъдим ителде.
Гомумән, программа күңелләрдә онытылмас хисләр калдырды. Бәйрәмнең патриотлыкны, мәдәниятне, Ватан төшенчәсенең бөеклеген һәм халыкларның бердәмлеген чагылдырган мизгелләр кабат хәтердә яңара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев