Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Германиягә тәҗрибә артыннан

"Германиядә яшьләр эшләре. Аграр Германия турында" яшь белгечләр өчен Россия-Германия программасы кысаларында безнең республикадан 8 яшь белгеч Мюнхен шәһәрендә булып кайтты. Катнашучылар арасында безнең якташыбыз, "В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбе"нең тарих укытучысы, "ТР аграр яшьләр берләшмәсе" Аксубай бүлеге җитәкчесе Роберт Сәлахов та бар иде. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән...

"Германиядә яшьләр эшләре. Аграр Германия турында" яшь белгечләр өчен Россия-Германия программасы кысаларында безнең республикадан 8 яшь белгеч Мюнхен шәһәрендә булып кайтты. Катнашучылар арасында безнең якташыбыз, "В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбе"нең тарих укытучысы, "ТР аграр яшьләр берләшмәсе" Аксубай бүлеге җитәкчесе Роберт Сәлахов та бар иде.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан финансланган ике атналык сәяхәт белем ягыннан да, мәдәни яктан да вакыйгаларга бай булды.
- Программаның мәдәни блогы кысаларында Моцартның туган җирендә - Зальцбург (Австрия) шәһәрендә булдык, Италиянең Венеция һәм Верона шәһәрләренең искиткеч архитектурасы белән таныштык, Мюнхен, Нюрнберг һәм башка шәһәрләрдә Германия мәдәнияте нигезләренә төшендек. Шулай ук төрле күргәзмәләрдә, тарихи яктан зур билгеләнешкә ия урыннарда булу да мәдәни яктан белемне баетуда булышты, - дип тәэсирләре белән бүлеште Роберт. - Шундый урыннарның берсе Икенче бөтендөнья сугышы чорындагы Дахау концентрацион лагере. Зур хәтер мемориалына әверелгән Дахау лагере кешеләргә сугышның никадәр куркыныч булуын искәртте һәм кеше тормышын, шәхесне һәм ирекне хөрмәт итәргә кирәклеген искә төшерде. Германиядә яшьләр эшләре белән танышу, әлеге төбәкнең барлык иҗтимаги оешмаларын берләштергән Бавария яшьләр союзында булу программаның белемне арттыруга корылган өлешен ачып җибәрде. Кабул итүче як, программа авторы булган JunOst (Юность) Рус телендә сөйләшүче яшьләр союзының Бавария бүлеге белән очрашу узды.
Сәяхәт кылучылар безнең күпмилләтле республика өчен әһәмиятле булган мәдәниара аралашуга өйрәнделәр.
Мюнхен шәһәре янында Татарстан төркеме үз түбәсе астына төрле илләрдән килгән укучыларны җыйган һәм төрле белем бирү сменаларын оештырган интернациональ яшьләр үзәгедә булды аның эше белән танышты.
Төрле аграр предприятиеләрдә булу иң мөһим вакыйгаларга әйләнде. Шуларның берсе - экологик яктан чиста авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче Хермансдорф Бавария БИО-авылы. Авыл базасында Татарстан делегациясе бакча хуҗалыгында, дуңгыз фермасында, пекарняда, сыерлар абзарында, фермер хуҗалыгында булдылар, авыл хуҗалыгы эшкәмәрләре белән очрашты.
Пегниц шәһәрендә алар балалар бакчасында булдылар, Германиянең мәктәпкәчә белем бирү структурасы белән таныштылар.
Программаның бер көнендә алар немец ягына татар ашлары, тарихы, мәдәнияте, музыкасы белән танышуны үз эченә алган татар кичәсе оештырдылар. Бу кичә программа бизәгенә әверелде һәм ул кичә кунаклары күңелендә бик озакка истә калачак.
Әлбәттә инде, Татарстан яшьләренең Германиягә сәяхәте хәтердә тирән эзләр калдырачак һәм бу тәҗрибә практикада кулланыла башлау белән аларның эшчәнлекләрендә дә чагылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев