Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Форпост – алдынгы отряд

Безнең җәмгыятьтә балалар җинаяте, хокук бозулар булганда, моңа каршы көрәшүнең яңа формалары кулланылырга тиеш. Шуларның берсе - җәмәгать тәртибен саклау буенча яшүсмер - яшьләр формированиесе үзәге "Форпост" төзү. (Белешмә өчен: югарыда әйтеп үтелгән үзәкне төзү турындагы положение муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Становов тарафыннан 2011 елның 9 мартында расланды. «Форпост»...

Безнең җәмгыятьтә балалар җинаяте, хокук бозулар булганда, моңа каршы көрәшүнең яңа формалары кулланылырга тиеш.

Шуларның берсе - җәмәгать тәртибен саклау буенча яшүсмер - яшьләр формированиесе үзәге "Форпост" төзү.
(Белешмә өчен: югарыда әйтеп үтелгән үзәкне төзү турындагы положение муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Становов тарафыннан 2011 елның 9 мартында расланды. «Форпост» Яшьләр үзәгендә яшәп килә).
Безнең күпчелек укучыларыбыз форпост отряды членнарын күптөрле чараларда күрделәр инде. Комуфляж формасы кигән егетләр һәм кызлар эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә массакүләм бәйрәмнәрдә тәртип сакларга ярдәм итәләр. Күптән түгел без районның элеккеге хәрби комиссары, запастагы подполковник, хәзерге вакытта "Форпост" үзәгенең директоры Рамил Сөләйманов белән очраштык һәм бу оешманың эшчәнлеге турында тәфсилләбрәк сөйләвен үтендек.
-Минем уйлавымча, районда "Форпост" оештыру бик кирәкле эш. Безнең бурыч - мөмкин кадәр күбрәк яшүсмерләрне кызыклы һәм файдалы эшләр белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Бүген безнең отрядта төп терәк - район үзәге мәктәпләренең югары сыйныф укучылары. Форпостчылар үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын республика слетында, спортның хәрби-гамәли төре буенча күрсәттеләр инде.
-Яшүсмерләрне әлеге формирование эшчәнлегенә җәлеп итү нинди дә булса роль уйныймы?
-Әлбәттә. Үсмерләрне форпост эмблемасы булган кием дә кызыктыра (тиздән кышкы киемнәр комплекты белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл итергә тора).
Хокук бозулар һәм җинаятьчеләр белән олы кешеләрнең көрәшүе бер хәл, ә үсмерләрнең нинди дә булса бер чарада форпостчы формасы кигән үз яшьтәшләренең җәмәгать тәртибен саклап торуын күргәч, нинди дә булса начар гамәл кыласылары килер микән? Бу хәрәкәтнең дәрәҗәсе үзе үк балаларда тормышка дөрес караш тәрбияләргә тиеш.
Форпост членнары турында да гел яхшы сүзләр генә әйтәсе килә. Алар мактауга лаеклар. Алар җәмәгать урыннарында тәртипсезлек кылучыларга битараф түгелләр. Районда үткәрелгән һәр чарада, дискотекаларда алар тәртип саклаучылар. Форпост җитәкчеләре КДНда актив катнашалар. Без районның эчке эшләр, мәгариф бүлекләре, Яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар да безнең һәр эшебезгә уңай бәя бирәләр.
-Киләчәккә планнарыгыз бармы?
-Әйе. Һәр чараның графигы, эш планнары төзелде. Мисалга, форпост хәрәкәтенә күбрәк укчылар җыю максатында мәктәп укучылары белән очрашулар оештырырга җыенабыз. Мондый очрашулар безгә дә, авылда яшәүче балаларга да бик кирәк.
Гыйнвар аенда төп составны раслауны планлаштырабыз, чөнки унберенчеләрнең имтиханнарга әзерләнәсе бар. Аларга лаеклы алмаш кирәк. Ә безнең укучыларны республика уку йортларында эшләп килүче форпост отрядларына бик теләп кабул итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев