Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Фәнни дә, гади дә

Аксубайда Фәнни ярышлар чемпионаты җиңүчеләре билгеләнде. Аксубайның 3 нче мәктәбендә Фәнни ярышлар чемпионаты үтте. Искә төшереп үтәбез, "Сәләт-Аксубай" клубы бәйгене оештыруда ярдәм итүче булды һәм шул рәвешле чемпионатны үткәрү хокукы алды. Бу хакта "Сәләт" клубы рәисе Ләйлә Моратшина хәбәр итте. Фәнни ярышлар чемпионаты Аксубайда өченче тапкыр үтә. Быел аның конкурсантларны...

Аксубайда Фәнни ярышлар чемпионаты җиңүчеләре билгеләнде.
Аксубайның 3 нче мәктәбендә Фәнни ярышлар чемпионаты үтте. Искә төшереп үтәбез, "Сәләт-Аксубай" клубы бәйгене оештыруда ярдәм итүче булды һәм шул рәвешле чемпионатны үткәрү хокукы алды. Бу хакта "Сәләт" клубы рәисе Ләйлә Моратшина хәбәр итте. Фәнни ярышлар чемпионаты Аксубайда өченче тапкыр үтә.
Быел аның конкурсантларны әзерләү дәрәҗәсе бераз арткан. Жюри составы да үзгәргән. Бу юлы укытучылардан тыш хөкемдарлар коллегиясенә төрле тармак вәкилләре кертелде: урман хуҗалыгыннан Диана Зубарова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин, Росреестр идарәсе җитәкчесе Лилия Сәхабетдинова, мәгариф бүлеге методистлары Гөлсирә Хәйруллина һәм Рәмзия Зәйдуллина. Шулай ук жюри составында Казандагы Сәләтлеләр университетының Фәнни ярышлар чемпионаты призерлары Ләйлә Моратшина һәм Кристина Купорова да бар иде.
- Чемпионатның бурычы - үсмерләрне фәнгә җәлеп итү һәм аларны тикшеренү эшләре турында гади һәм кызыклы итеп сөйләргә өйрәтү, - дип аңлатты Ләйлә. - Фәнни ярышлар чемпионатын без шул максатлардан чыгып оештырдык. Фәнни ярышлар чемпионаты - интеллектуаль көч сынашу, анда укучылар үзләренең тикшеренү проектларын тәкъдим итәләр. Безнең җиңүчеләр Казанда ФЯЧта катнашачак.
Укучылар ике лигада - филалогия һәм техник юнәлешләрдә көч сынашты. "Пушкин чоры модасы" проекты белән Валерия Белова беренче лига җиңүчесе булды, икенче урында - Зилия Сөләйманова, Рания Насыйрова һәм Альбина Нотфуллина, өченчедә - Камилә Билалова. "Мирмикиперлык. Кырмыскалар бербөтен организм кебек" проекты белән Иван Александров - икенче лига җиңүчесе булды, икенче урында - Ангелина Савельева, өченчедә - Сәфәр Моратшин.
- Без үз игътибарыбызны чыгышларның эчтәлегенә генә юнәлтеп калмадык, аларның фәнни дәрәҗәсенә дә, бәян ителгәннәрнең гадилегенә дә, тыңлаучылар өчен файдалы булуына да өстенлек бирдек, - дип сөйли жюри әгъзасы Радик Канәфин. - Минем фикеремчә, җиңүчеләр тикшеренү проектларының гадилеге һәм фәннилеге арасындагы "алтын урталыкны" таптылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев