Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Фестиваль барысын да буяуга чумырды

Мәдәният йорты янында кичкә таба гадәттән тыш җанлылык хөкем сөрде. Монда кызыклы, мавыктыргыч, кысалардан чыга торган берәр чара буласын яшьләр төркеменең серле йөзләренә карап фикер йөртеп була иде. Үзәк керү юлында чират барлыкка килде. Монда җитез генә нидер өләштеләр. Менә команда бирелде һәм серле бәйрәм башланды! Мәйдан шул ук мәлдә...

Мәдәният йорты янында кичкә таба гадәттән тыш җанлылык хөкем сөрде.

Монда кызыклы, мавыктыргыч, кысалардан чыга торган берәр чара буласын яшьләр төркеменең серле йөзләренә карап фикер йөртеп була иде. Үзәк керү юлында чират барлыкка килде. Монда җитез генә нидер өләштеләр. Менә команда бирелде һәм серле бәйрәм башланды! Мәйдан шул ук мәлдә төрле төстәге салават күпере томанына күмелде. Ә ул бераз басылгач, йөзләр, чәчләр, егетләрнең һәм кызларның, балаларның киемнәре төсле буяулар белән буялган иде. Болар барысы да ритмлы музыка белән кушылып барды.
Фестивальдә катнашучылар янына район башлыгы Камил Гилманов килде.
- Җәйге яллар нәкъ менә шулай үтәргә тиеш - кызыклы һәм шатлык белән, - дип ассызыклады ул. - Районда яшьләр өчен күп эшләр башкарыла. Мәдәният һәм спорт планында да. Мондый фестивальне ел саен уздырырга кирәк дигән фикер бар.
Җыелучылар аның белән килешеп, мәйданны көчле алкышларга күмделәр.
Мәйданга флэшмобта катнашучылар чыкты. Биюгә төзелеп басканнан соң, иң беренче эш итеп алар җыелган кешеләрне кабат буяуларга күмделәр. Хореография төркеме чыгышын аудитория рәхәтләнеп карады һәм, хәтта, кушылып бии дә башлады.
- Монда килүебезгә без бик шат, - дип бүлештеләр чәчләре дә, киемнәре дә зәңгәрле-алсу төскә кергән ике иптәш кыз.
Программа барышында микрофон кулдан кулга йөрде - әле алып баручыга, әле җырчыларга күчте. Әлеге кызыклы фестивальне оештырган өчен район башлыгы Камил Гилмановка һәм яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек җитәкчесе Станислав Зайцевка барысы да ишетерлек итеп мәйданда рәхмәт сүзләре яңгырады. Концерт номерларын төрле конкурслар, командалы уеннар алыштырды. Төн уртасына кадәр Мәдәният йорты янындагы мәйданда музыка һәм уен-көлке тынмады. Ә иртә белән брусчатканы юарга туры килмәде - бу эшне төнге яңгыр башкарган иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев