Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Эшем шатлык китерде

Укытучылар көненә багышланган район тантанасында башкалар белән беррәттән Иске Тимошкино урта мәктәбенең педагогик хезмәт ветераны, мәгариф отличнигы Нина Расчислова да муниципаль район башкарма комитеты исеменнән Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Лаеклы ялга чыкканнан соң да ул ун ел биология фәнен укыта һәм быел беренче тапкыр үзенең гадәтләнгән эшенә бармады... Ә үткән...

Укытучылар көненә багышланган район тантанасында башкалар белән беррәттән Иске Тимошкино урта мәктәбенең педагогик хезмәт ветераны, мәгариф отличнигы Нина Расчислова да муниципаль район башкарма комитеты исеменнән Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Лаеклы ялга чыкканнан соң да ул ун ел биология фәнен укыта һәм быел беренче тапкыр үзенең гадәтләнгән эшенә бармады... Ә үткән атнада Нина Михайловна үзенең 65 еллыгын билгеләп үтте.
...Ул урта белем турында аттестат алгач үзе белем алган Яңа Тимошкино мәктәбе ишеген укытучы буларак ачып керә. Ул вакытта күпләргә хас булганча, читтән торып педагогия институтын тәмамлый.
-Мәктәптә кырык алты ел гомер бер мизгел кебек кенә үтте дә китте,-дип көрсенеп сөйли Нина Михайловна,-әмма тормыш җиңел һәм сикәлтәләрсез булмады. Биш бала, зур хуҗалык, мал-туар, мәктәп һәм укучыларга караганда да күбрәк вакыт һәм көч таләп итте.
Ә ул эшен җиренә җиткереп башкарырга күнеккән. Күрше Ерепкино поселогында зур крестьян гаиләсендә туып үскән кыз, бала чагыннан ук хезмәткә күнегеп, авырлыкларны җиңәргә өйрәнеп үсә. Иске Тимошкино урта мәктәбе мәктәп яны участогының елдан-ел районда һәм хәтта республикада үрнәк булып танылуы очраклы түгел, ә 80 нче еллар азагында мәгариф учреждениесенә Мәскәүдә ВДНХ да үз участокларында җитештерелгән продукцияне тәкъдим итү бәхете дә елмая.
Укытучы эшчәнлегенә бәя бирүдә иң яхшы критерий булып торган район олимпиадалары нәтиҗәләренә килгәндә, Нина Михайловнаның укучылары ел саен призлы урыннарны күбрәк яулыйлар.
-Кызганыч, әмма барысы да үткәндә калды инде,-дип безнең белән моңсу гына саубуллашты Нина Михайловна. -Әмма бер нәрсә шатландыра-үземнең һөнәри бурычымны тулысынча үтәдем. Үземнең яшьлегемне, мәхәббәтемне, күңел җылымны мәктәпкә, балаларга бирдем, яраткан хезмәтем миңа шатлык кына китерде һәм башкаларга да шуны телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев