Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Элек өч ай алына иде

Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының 188 нче Карары белән "Белем бирү оешмаларына йөрүче, мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы балалары булган гражданнарга социаль ярдәм чаралары тәкъдим итү турында"гы карарга үзгәрешләр кертелгән. Хәзер исә компенсация алуга хокукны билгеләгәндә гаиләдә җан башына туры килгән керем суммасы ТР Министрлар Кабинеты Карарында күрсәтелгән кагыйдәләр...

Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының 188 нче Карары белән "Белем бирү оешмаларына йөрүче, мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы балалары булган гражданнарга социаль ярдәм чаралары тәкъдим итү турында"гы карарга үзгәрешләр кертелгән.

Хәзер исә компенсация алуга хокукны билгеләгәндә гаиләдә җан башына туры килгән керем суммасы ТР Министрлар Кабинеты Карарында күрсәтелгән кагыйдәләр буенча исәпләнелә. Үзгәрешләр гаилә хәленә, табыш төрләренә, ә иң мөһиме, гаилә әгъзаларына исәпләнелгән уртача керем күләменә кагыла. Яңа кагыйдәләргә нигезләнеп гаилә әгъзаларының җан башына туры килгән уртача табыш, мәктәпкәчә белем бирү оешмасына өстәмә компенсация билгеләү турында гариза биргән айга кадәрге соңгы 6 ай өчен исәпләнелә. Үзгәрешләр кертелгәнче гариза бирүчеләр соңгы өч ай өчен чыгымнар турындагы документларны тәкъдим иттеләр. Искә төшерәбез, өстәмә компенсациягә электрон гаризаны uslugi.tatarstan.ru ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында тапшырып була. Сораулар белән матди ярдәм күрсәтү бүлегенә 2-92-76 телефоны аша шалтыратырга яки белгечләргә шәхсән мөрәҗәгать итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев