Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ел концерты

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары ел дәвамында төрле дәрәҗәдәге-район, республика, Россия сәхнәләрендә чыгыш ясадылар. 27 апрельдә 18.00 сәгатьтә Балалар сәнгать мәктәбе уку елы-яңа җиңүләр һәм казанышлар елына йомгак ясап, аксубайлыларны район мәдәният йортының төп сәхнәсенә-Балалар сәнгать мәктәбенең отчет концертына чакыра. Кичә программасы иҗади номерларга бай булыр дип көтелә-Балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының...

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары ел дәвамында төрле дәрәҗәдәге-район, республика, Россия сәхнәләрендә чыгыш ясадылар.


27 апрельдә 18.00 сәгатьтә Балалар сәнгать мәктәбе уку елы-яңа җиңүләр һәм казанышлар елына йомгак ясап, аксубайлыларны район мәдәният йортының төп сәхнәсенә-Балалар сәнгать мәктәбенең отчет концертына чакыра. Кичә программасы иҗади номерларга бай булыр дип көтелә-Балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының һәм укучыларның саксофон, аккардеон, фортепиано, гитара, баян һәм вокал класслары буенча ансамбльләре, «Даринка», «Капелька» вокаль ансамбльләре дә сәхнәгә чыгачак. Ә фойеда кул эшләре күргәзмәсе оештырыла-аларны сәнгать бүлеге укучылары тәкъдим итә.
Килми калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар сәнгать мәктәбе