Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Дружина» җиңү яулады

Аксубайның 2 нче мәктәбе базасында III район тарих-җәмгыять белеме турнирының финал уены узды. Анда зональ этапта җиңү яулаган 6 команда катнашты. Финалга чыгу өчен районыбызның 20 мәктәбеннән 25 команда көч сынашты. Сайлап алу турлары 4 зона буенча үткәрелде. Уенга мәгариф бүлеге методисты Сергей Чеверикин җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. Быел да...

Аксубайның 2 нче мәктәбе базасында III район тарих-җәмгыять белеме турнирының финал уены узды.
Анда зональ этапта җиңү яулаган 6 команда катнашты. Финалга чыгу өчен районыбызның 20 мәктәбеннән 25 команда көч сынашты. Сайлап алу турлары 4 зона буенча үткәрелде.
Уенга мәгариф бүлеге методисты Сергей Чеверикин җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. Быел да Аксубайның 2 нче мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Геннадий Горбунов турнирны алып баручы (һәм аны илһамландыручыларның берсе) булды. Уенда катнашучылар борынгы заман, урта гасырлар, Россия тарихын (Петр I идарә иткән чорга кадәр), җәмгыять белемен белүдә көч сынаштылар. Финал этабы 10 турдан торды, анда катнашучыларга тарихны үз эченә алган кроссвордларны чишәргә, портретлары буенча тарих эшлеклеләрен билгеләргә, төшенчәләрне һәм билгеләмәләрне расшифровкаларга, вакыйгаларны һәм даталарны билгеләргә туры килде. Капитаннар бәйгесендә уенчылар мини-эссе яздылар һәм анда илебез тарихындагы зур билгеләнешкә ия вакыйгаларга тасвирламалар бирделәр. Аксубайның 1 нче мәктәбе командасы капитаны Александр Иванов биремне иң яхшы үтәүче булды. Киеренке уен ике сәгатькә якын дәвам итте, һәм аның азагына кадәр бу сезонда кайсы команданың җиңү яулаячагын ачыклап булмады. Шулай да баллар исәбе буенча җиңүче билгеләнде, бу - тарих укытучысы Николай Тербуков җитәкчелегендәге Иске Тимошкино урта мәктәбенең "Дружина" командасы. Савгач мәктәбенең "Богатыри" командасы икенче урынны яулды, Аксубайның 2 нче мәктәбенең "Союз" командасы өченче призер булды. Өч команда да алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән бүләкләнделәр, ә искетимошкинолылар җиңүчеләр кубогын да үзләре белән алып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев