Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Директор күпкә өйрәтә

Дания Гатина кул астында эшләп, укытучылар үз эшләренең осталарына әвереләләр. Карасу мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Розалия Габделвәлиева һәм бөтен укытучылар коллективы шулай дип саный. - Дания Вазыйх кызы 2010 елда безгә эшкә килде, 2014 елдан директор булып эшли, - дип сөйли Розалия Зөфәр кызы. - Анардан күпкә өйрәнеп...

Дания Гатина кул астында эшләп, укытучылар үз эшләренең осталарына әвереләләр.
Карасу мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Розалия Габделвәлиева һәм бөтен укытучылар коллективы шулай дип саный.
- Дания Вазыйх кызы 2010 елда безгә эшкә килде, 2014 елдан директор булып эшли, - дип сөйли Розалия Зөфәр кызы. - Анардан күпкә өйрәнеп була: зирәклеккә, түземлеккә, гаделлеккә. Җитәкче буларак, ул белем бирү процессын яхшы оештыра һәм хезмәткәрләрне мотивацияләү алымнарын нәтиҗәле куллана. Аңа тыйнаклык һәм таләпчәнлек, тикшерелгән тәҗрибәгә ышану һәм яңа алымнарны кертү сыйфатлары хас.
Ә бит бала чагында Дания Вазыйх кызы табиб булырга хыялланган. Әмма күпләр кебек, каннан курыккан. Шәрбән мәктәбен тәмамлаганнан соң Дания Казан педагогика институтының табигый фәннәр факультетына укырга керергә карар кыла. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң аны Трудолюбово мәктәбенә химия һәм биология укытучысы итеп эшкә җибәрәләр. Ул беренче укыткан сигезенче сыйныф укучылары "аны монда мәңгелеккә калдырабыз" дип сөйли торган булганнар.
Шулай килеп чыга да. Трудолюбово авылы егете Идрисне очрата һәм анарга кияүгә чыга. Йорт җиткезәләр, көнкүрешләрен җайга салалар. Идрис Шәйхулла улы колхозда хезмәт куя, Дания Вазыйх кызы күп еллар инде директор урынбасары булып эшли, мәктәп яны участогы белән дә ул җитәкчелек итә. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Илназ хәзер - авиатөзелеш заводында, кызлары Гөлназ 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.
2010 елда Трудолюбово белем бирү оешмасында үзгәртеп корулар була һәм Дания Вазыйх кызын Карасу мәктәбенә чакыралар. Монда ул - җитәкче, аннан тыш география укытучысы. Буш вакыты юк диярлек. Шуңа күрә хуҗалыкны алып бару тормыш иптәше җилкәсенә күчкән. Әгәр дә буш вакыт табыла икән, Дания Вазыйх кызы тизрәк кулына китап ала.
- Яшь чакта рус классикасы ошый иде, - дип сөйли ул. - Бакчада эшләргә, гөмбәгә йөрергә яратам. География укытканга, Кунгур боз мәгарәләрендә, Алтайда буласым һәм Россиянең башка матур урыннарын күреп кайтасым килә.
Ә әлегә җәйге ял вакыты Татарстанның төрле почмакларында яшәүче абый-апаларын күреп кайтырга гына җитә. Чөнки гаиләдә алар тугызау үскәннәр, ә Дания - иң кечкенәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев