Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чыгарылыш кичәсе күпмегә төшә?

Имтиханнар тапшыру чоры артта калгач, иң дулкынландыргыч вакыйгаларның берсенә әзерләнү турында уйланырга да була. Өстәвенә бу вакыйгага әзерләнү мәшәкатенең яртысы ата-аналар җилкәсенә төшә, чөнки баланы олы тормышка озату арзан түгел! Чыгарылыш кичәсе өч чараны колачлый: рәсми өлеш - аттестатлар тапшыру һәм рәсми булмаган өлеш - банкет һәм "таңны каршылау". Кичәне...

Имтиханнар тапшыру чоры артта калгач, иң дулкынландыргыч вакыйгаларның берсенә әзерләнү турында уйланырга да була.

Өстәвенә бу вакыйгага әзерләнү мәшәкатенең яртысы ата-аналар җилкәсенә төшә, чөнки баланы олы тормышка озату арзан түгел!

Чыгарылыш кичәсе өч чараны колачлый: рәсми өлеш - аттестатлар тапшыру һәм рәсми булмаган өлеш - банкет һәм "таңны каршылау". Кичәне оештыруга ата-аналар гаилә бюджетыннан уртача 5-7 мең сум акча чыгаралар. Моңа мәктәп фотоальбомы да керә.

Әлбәттә инде, чыгарылыш кичәсенә кием-салым алу иң кыйммәте: егетләр өчен костюм бәясе - 5000 сумнан, кызлар күлмәге - 4700 сумнан, түфли - 1500 сумнан, бизәнү әйберләре - 500 сумнан, чәчтарашка бару, макияж ясау һәм калган вак-төякләр - 1500 сумнан алып.

Нәтиҗәдә, якынча исәпләгәндә дә, ата-ана баланың чыгарылыш кичәсе өчен 10 мең сумнан да ким булмаган күләмдә акча сарыф итә. Тагын шуны билгеләп үтәсе килә, чыгарылыш кичәсенең бәясе ата-аналар фикеренә һәм баланың теләгенә дә бәйле. Әлбәттә инде, чыгарылыш укучысының яхшы кәефе һәм үз-үзенә ышанычы күп очракта аның тышкы кыяфәтеннән торачак.

Чыгарылыш чаралары үткәрелгән чорда алкоголь эчемлекләрен куллану һәм сату тыела. Чыгарылыш укучыларының иминлеген полиция хезмәткәрләре күзәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев