Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чуаш гүзәле

Чабаксар шәһәрендә Бөтенроссия «Россия Чуаш гүзәле-2011» финал конкурсы булып үтте. Конкурста Башкортостан, Татарстан, Чуашия республикалары, Самара, Ульян өлкәсе һәм Мәскәү шәһәре төбәк конкурсларында җиңү яулаган 10 кыз катнашты. Конкурс программасында чуаш халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белүгә нигезләнгән сынаулар күп иде. Ярышта кызлар чуаш милли костюмнарыннан чыгыш ясап, үзләренең иҗади осталыкларын...

Чабаксар шәһәрендә Бөтенроссия «Россия Чуаш гүзәле-2011» финал конкурсы булып үтте.


Конкурста Башкортостан, Татарстан, Чуашия республикалары, Самара, Ульян өлкәсе һәм Мәскәү шәһәре төбәк конкурсларында җиңү яулаган 10 кыз катнашты.
Конкурс программасында чуаш халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белүгә нигезләнгән сынаулар күп иде. Ярышта кызлар чуаш милли костюмнарыннан чыгыш ясап, үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр.
Безнең якташыбыз-Яңа Аксубай кызы, КФУ ның 3 нче курс талибәсе Аида Чентаева әлеге конкурста Татарстанны тәкъдим итте. Ул күп сынауларны лаеклы үтеп, мәртәбәле жюрины һәм тамашачыларны шаккатырды, шуңа аның чыгышы лаеклы бәяләнде. Аида «Дус» төзелеш компаниясе генераль директоры Н.Угаслов кулыннан кыйммәтле бүләк-компьютер алу бәхетенә иреште һәм «Чуаш гүзәле» номинациясендә Диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев