Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чираттагы финалчылар билгеләнде

Районда тарихи турнирның зональ этаплары үтте. Тарих-җәмгыять белеме турниры өченче тапкыр уздырылды. Яңа Тимошкино авылында икенче зональ уен узды, анда Яңа Тимошкино, Иске Тимошкино, Иске Ибрай, Яңа Үзи, Иске Үзи, Яңа Ибрай, Иске Кыязлы мәктәпләреннән 7 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә икенче зональ ярыш җиңүчесе итеп Иске Тимошкино урта мәктәбе билгеләнде...

Районда тарихи турнирның зональ этаплары үтте.
Тарих-җәмгыять белеме турниры өченче тапкыр уздырылды.
Яңа Тимошкино авылында икенче зональ уен узды, анда Яңа Тимошкино, Иске Тимошкино, Иске Ибрай, Яңа Үзи, Иске Үзи, Яңа Ибрай, Иске Кыязлы мәктәпләреннән 7 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә икенче зональ ярыш җиңүчесе итеп Иске Тимошкино урта мәктәбе билгеләнде (җитәкчесе Николай Тербуков). Икенче урында Иске Ибрай урта мәктәбе, өченчедә - Яңа Ибрай мәктәбе. Беренче һәм икенче урыннарны яулаган командалар финалга чыкты.
5-7 сыйныф укучылары арасында уздырылган III тарих-җәмгыять белеме турнирының 4 финалисты итеп Шәрбән төп мәктәбе командасы танылды, бу Кәкре Күл авылында узган өченче зональ уенда билгеле булды. Анда 6 команда катнашты: Кәкре Күл, Сөнчәле, Яңа Дума, Шәрбән, Карасу, Иске Мокшино мәктәпләре. Шәрбән төп мәктәбенә зональ уенда 1 урынны яулаган өчен район мәгариф бүлегеннән грамота тапшырылды. Команда җитәкчесе - Эльза Афиногентова. Икенче урыннарда үткән елда да әлеге зональ ярыш җиңүчеләре булган Сөнчәле һәм Яңа Дума командалары, өченче урында - Иске Мокшино урта мәктәбе командасы.
Аксубайның 3нче мәктәбендә дүртенче зональ уен узды.
Анда Аксубайның 1нче, 3нче мәктәпләре һәм Аксубайның 2нче мәктәбеннән дүрт команда катнашты. Тарихи көч сынашу нәтиҗәләре буенча 1нче Аксубай мәктәбенең "Славяне" командасы (җитәкче - Светлана Пахомова) беренче урынны яулады һәм финалга юллама алды. Икенче урында - "Камелот" (2нче мәктәп) һәм "Ракета" (3нче мәктәп), өченчедә 2 нче Аксубай мәктәбенең "Союз" командалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев