Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бәйрәм гөрләп үтте

Түбән Баланда авылында изге Троица көнендә гадәттәгечә масса-күләм күңелле тамашалар үтә. Быелгысы ел да искәрмә булмады- үткән якшәмбе көнне Баланда җиренә олысы да, кечесе дә җыелды. Халык Сабантуендагы кебек күп булды, кече ватаннарында Троица бәйрәме үтүен белгән әлеге авылда туып-үсеп төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр дә кайтканнар, авыл кешеләре дә, аксубайлылар, күрше...

Түбән Баланда авылында изге Троица көнендә гадәттәгечә масса-күләм күңелле тамашалар үтә.


Быелгысы ел да искәрмә булмады- үткән якшәмбе көнне Баланда җиренә олысы да, кечесе дә җыелды. Халык Сабантуендагы кебек күп булды, кече ватаннарында Троица бәйрәме үтүен белгән әлеге авылда туып-үсеп төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр дә кайтканнар, авыл кешеләре дә, аксубайлылар, күрше авыл халкы да шулай ук читтә калмаганнар. Аларның барысын да троица аланы каршы алды, биредә баштан сәхнә, соңрак бизәкле кое урын алган булса, быел исә агач өй һәм фонтан пәйда булган. Биредә гөл-чәчәкләргә төренеп утырган, каен агачыннан эшләнгән күперчеге, ясалма буасы булган мәдәният учагы да халыкны үзенә җәлеп итеп тора. Бер сүз белән әйткәндә, Түбән Баланда елдан-ел матурая, төзекләнә бара, әлеге гүзәллекне авыл мәдәният учагы хезмәткәрләре Татьяна Воронина, Ольга Копанева, Василий Воронин, Елена Егорова һәм Аркадий Малов үз куллары белән булдыралар.
Троица бәйрәмен авылда ундүрт ел элек яңарталар. Һәр елны нәкъ менә троицада үлән яшелләнсен, игеннәр күтәрелсен, басу-кырларда, бакчаларда уңыш мул булсын өчен яңгыр явып үтә. Бу көнне дә сәхнәдә чыгыш ясаган милли костюмнар кигән балалар шигырьләр, җырлар аша яңгыр теләделәр.
Кунакчыл Баланда халкы бу көнне рус җырлары һәм биюләренә генә юмарт булып калмыйча, кунакларны ботка, куас, йомырка тәбәсе белән дә сыйлады. Боларның барысыннан да авыз итәр өчен тырышырга- утын кисәргә, ярырга, кәҗә савып күрсәтергә кирәк булды. Кунаклар һәм тамашачылар эшкә җиң сызганып керештеләр. Хәтта район башлыгы Камил Гилманов һәм «ВАМИН-Аксу» генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев та читтә калмадылар. Аның каравы, сыйдан авыз иттеләр.
Традицион троица әйлән-бәйләне бар кешене үзенә җыйды. Әйлән-бәйлән үзәгендә яулык белән биеп, үзеңә яр сайлау йоласы яңарды, борынгыда нәкъ менә әлеге бию вакытында кызлар-егетләр үзләренә тиң яр сайлаганнар. Аннан соң инде гөрләтеп туй да ясаганнар. Элек авылларда басу эшләре тәмамланганнан соң туйлар гөрләгән Бу көнне бәйрәм сәхнәсендә моннан илле ел элек бер-берсен яр иткән Виталий Никитович һәм Нина Дмитриевна Копаневлар гаиләсен хөрмәтләделәр.
Бу көнне сәхнә түрендә «Веретенышко» балалар ансамбле чыгыш ясады, гармунчы Василий Воронинга кушылып, «Калина» ансамбле рус халык җырларын башкарды, бәйрәм кунаклары- «На завалинке» ансамбле, район Мәдәният йортының «Златацвет» вокал төркеме һ.б. үзләренең концерт номерлары белән халык күңелен күтәрделәр.
Сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Камил Гилманов барысын да Троица бәйрәме белән котлады, унбишенче-юбилей елын хөрмәтле кунакларны чакырып район дәрәҗәсендә бәйрәм итәргә вәгъдә бирде.
Ул бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен Василий Воронинга, Татьяна Воронинага һәм Ольга Копаневага, «Калина» ансамбленә һәм Рус милли үзәге коллективына рәхмәт белдерде.
Район башлыгы «Каравон»ны оештыручылар-Лаеш районы хакимияте исеменнән, түбәнбаландалылар хезмәт сөючән, эшли дә, ял да итә беләләр, менә шуның өчен аларга, мәдәният учагына гына түгел, шулай ук мәктәпкә, тулаем авылга ярдәм итәсе килә, дип билгеләп үтеп, әлеге бәйрәмдә катнашкан «Калина» ансамбленә Диплом тапшырды. «ВАМИН-Аксу» генераль директоры Баланда халкының хезмәт сөючәнлеген билгеләп үтеп, «Баланда» бүлеге агрофирманың унбер бүлеге арасында барлык күрсәткечләр буенча да беренче булсын иде дип теләде.
Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев түбәнбаландалыларга барлык эшләрендә дә Ходай Тәгаләнең юлдашчы, ярдәмче булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев