Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бүләк иясен тапты

Аксубай районыннан яшь егет "Куйбышев - запас башкала" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Яң ел алдыннан бу бүләкне Иске Мокшино мәктәбенең чыгарылыш укучысы 18 яшьлек Олег Вишняковка тапшырдылар. Аның башлангыч тарихы шундый: берничә ел элек Олег үзенең дусты Ринат Сөләйманов белән геройларга хас гамәл кылдылар: алар елгада баткан малайны коткардылар. Иске...

Аксубай районыннан яшь егет "Куйбышев - запас башкала" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Яң ел алдыннан бу бүләкне Иске Мокшино мәктәбенең чыгарылыш укучысы 18 яшьлек Олег Вишняковка тапшырдылар. Аның башлангыч тарихы шундый: берничә ел элек Олег үзенең дусты Ринат Сөләйманов белән геройларга хас гамәл кылдылар: алар елгада баткан малайны коткардылар. Иске Мокшино мәктәбе егетләрнең "Кайнар йөрәк" проектында катнашуларына үтенеч белдерде. Ул вакытта Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Ринат Сөләймановка Кырымга юллама тапшырылган иде. Хәзер исә бүләк батыр йөрәкле икенче коткаручыны да тапты.

Тантаналы линейкада Самара елга техникумы директоры Владимир Марков Олег Вишняковка (ул хәзер шунда белем ала) "Куйбышев - запас башкала" истәлек билгесен тапшырды.

Әлеге истәлек билгесендә хәрби һәм хезмәт даны, шулай ук шәһәрнең сугыш чоры белән бәйле барлык символлары чагылыш таба.

- Олег мәктәптә яхшы укыды, - дип сөйли аның элеккеге сыйныф җитәкчесе Елена Шугаева. - Ул - бик тыйнак, игелекле егет. Көчләре ташып торган, уяу егетләр Олег белән Ринат суга бата башлаган малайга ашыгыч рәвештә ярдәмгә киләләр. Алар безнең мәктәпнең горурлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев